tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан 30 августка әзерләнә
фото с сайт
фото с сайт

Казан 30 августка әзерләнә

30 август соңгы елларда Казанда шәһәр көне дип бәйрәм ителсә дә, халык аңа зуррак мәгънә салып карый. Читтә яшәүче татарлар нәкъ шушы көнне Татарстан башкаласына килеп чыгарга тырыша.

Быелгы бәйрәм программасы да бик матур һәм һәркем күңеленә ятышлы урын таба алыр дип уйлыйсы килә.

Бәйрәм чаралары Казан ратушасында башланып китәчәк. Биредә Казанның иң абруйлы кешеләрен зурлаячаклар.

Иртәнге унда Кабан күлендә су мотор көймәләрендә узышу һәм байдаркаларда ишү ярышлары башланачак.

Камал театры каршында мәйданда бу вакытта гармунчылар көч сынашачак. Шунда ук көндезге икедә быелгы Тукай премиясе лауреатларын бүләкләячәкләр. Кич белән исә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

Быел бәйрәм чараларында яңартылган Горький исемендәге ял паркы да катнашачак. Биредә көндез балалар бәйрәме узачак, Әдәби ишегалды ачылачак. Кичке тугызда фонтаннар шоу программасы булачак.

Искетатар бистәсендә Казан ишегалларына багышланган скульптура ансамбле  ачылачак.

Бакый Урманче бакчасында көндезге уникедә татар рәссамнары белән очрашу-аралашу мөмкинлеге бар. Казан милли мәдәни үзәге янында кече архитектура формаларын күрсәткән шәһәр фестивале узачак.

Кичке программа да бик бай. Казансу ярында казан формасында “Казан” никахлашу сарае янәшәсендә “Алтын Казан” мюзиклын карап булачак.

Яңа мәһабәт “Казан Арена” каршында төштән соң төрле аттракционнар эшләячәк. Кич карын – концерт.

Игенчеләр сарае каршында “Казан көзе”  опера фестивале кысаларында Данлыклы Симона Кермес тавышы белән хозурланып булачак.

Төнге караңгылыкны салют балкышы сәгать унда яктыртачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*