tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан автобусларында Татарстан тарихын өйрәнергә була
Казан автобусларында Татарстан тарихын өйрәнергә була

Казан автобусларында Татарстан тарихын өйрәнергә була

Татарстан башкаласында “Тарихка кер” дигән проект башланып китте. 180 автобуста, бу шәһәрнең 11 маршрутында дигән сүз, QR-кодлы махсус стикерлар барлыкка килде. Аларны скан ясап күчереп алганда, ТР Милли музее фондларында саклана торган сирәк экспонатлар белән танышырга була.

Автобус салоннарында QR-кодлы өчәр стикер һәм Татарстан музейларыннан экспонатларның сурәтләрен күрергә була. Алар турында күбрәк белер өчен смартфонның камерасын QR-кодка туры китерергә һәм проектның сәхифәсенә генә керергә кирәк. Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты рәисенең урынбасары Ирина Чупрова сүзләренә караганда, проектның бер үк вакытта мәдәни-агарту һәм социаль функцияләре бар – ул Казан кешеләренә дә, ТР башкаласы кунакларына да кызыклы булачак. “Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына әзерләнде. Автобуста барганда, пассажирлар республика белән бәйле экспонатлар тарихын өйрәнә, фотографияләрен һәм видеосын карый ала”, – дип ачыклык кертте Ирина Чупрова.

Проектта барлыгы 18 экспонат тәкъдим ителә – алар арасында Габдулла Тукайның соңгы китабы, Муса Җәлилнең фотоальбомы, Якуб Чанышевның ике тапкыр трофей булган шашкасы, Александр Вишневскийның хирургия кораллары, Бакый Урманченың алты метрлы рәсеме һәм башка бик кызыклы предметлар бар. Алар күренекле шәхесләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерә. Проектның авторы Антон Райхштат проектта тәкъдим ителгән барлык экспонатларның да ХХ гасырга каравын әйтә.

“Билгеле кешеләрнеке булган мемориаль әйберләр, шулай ук уникаль предметлар да бар. Мәсәлән, Гражданнар сугышы елларында Казан Кремленә аткан туп, яисә Казанда Металлчылар берлегенең байрагы, аның  астына  40ар меңле митинглар җыелган. Бу экспонатларның барысы да ТР Милли музееның коллекциясеннән”, – дип белдерә Антон Райхштат.

100tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*