enrutat
Баш бит / Казан белем учагы
Казан белем учагы

Казан белем учагы

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Кытайдан Казанга белем алырга килүче бер төркем яшь милләттәшләребезне кабул итте. Әлеге  эшне башкаручы эшкуар, күренекле җәмәгать эшлеклесе Турсынтай Галиев быел 18 кеше җыеп китергән. Моңарчы Казанда белем алырга бары тик татарлар күпләп яшәгән зур шәһәрләрдән генә яшьләр теләк белдерсә, быел kit4исә Бүретала, Кашгар һәм Алтай шәһәрләреннән дә бар. Бүретала шәһәрендә ни бары 20 татар гаиләсе бар. Ә Кашгарда бары тик бер генә гаилә гомер итә, әмма татарлыкларын саклап кала алган һәм балаларын Казанга ана телендә белем алырга җибәргәннәр. Яшь милләттәшләребез ел ярым дәвамында Казан дәүләт аграр университетында татар һәм рус телләрен өйрәнәчәкләр.

Очрашуда  БТК БК рәисенең беренче урынбасары  Данис Шакиров,  Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасар Марс Тукаев, чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да катнашты.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*