tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан бию ансамбленең Бохарадагы концерты аншлаг белән узды
Казан бию ансамбленең Бохарадагы концерты аншлаг белән узды

Казан бию ансамбленең Бохарадагы концерты аншлаг белән узды

Үзбәкстанда Казан бию ансамбленең гастрольләре башланып китте. Ул Татарстан Президентының хәер-фатихасы һәм ярдәме, Татарстан һәм Үзбәкстан республикаларының Мәдәният министрлыклары булышлыгы белән тормышка ашырыла. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисткасы Чулпан Закирова.

3 октябрьдә Бохараның Дәуләт музыкаль Драма театрында Казан бию ансамбленең беренче концерты аншланг белән узды. Тамашачылар арасында өлкәннәр дә, балалар да, яшьләр дә бар иде. Концертка Бохара өлкәсе хакимияте вәкилләре дә килгән иде. Залга җыелган милләттәшләребез һәр чыгышны алкышларга күмде.

– Без бу концертны зарыгып көттек, тагын килегез. Сез безгә җан рәхәте бүләк иттегез. Моның өчен Татарстан Президентына рәхмәтлебез. Халкыбызга сәламнәр житкерегез, – дип татарлар ихлас сөенечләре белән уртаклаштылар.

Алар сүзләренчә, Бохара өлкәсендә һәм шәһәрендә 12 меңгә якын татар яши. Татар-башкорт мәдәни үзәге эшләп килә. Җитәкчеләре – Равил Туктаров.

Казан бию ансамбленең Үзбәкстандагы гастрольләре дәвам итә. Бүген Казан коллективының концертын Навои тамашачысы күрә алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*