tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларының исемнәре игълан ителде
“Казан” һәм “Бигеш” аэропортларының исемнәре игълан ителде

“Казан” һәм “Бигеш” аэропортларының исемнәре игълан ителде

«Россия 1» телеканалында «60 минут» тапшыруының туры эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды. 5 миллионнан артык кеше аэропортларга кушылырга тиешле кандидат исемнәре өчен тавыш биргән.

Татарстаннан бу проектта ике аэропорт– «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнашты. Республика буенча шорт-листка җиде исем кергән.

ТР башкаласының аэропортына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәрен бирү тәкъдим ителде. Проект сайты нигезендә, Тукай өчен иң күп кеше тавыш бирде. Барлыгы 123 меңнән артык кеше.

“Бигеш» аэропортына Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдәшев яки Иван Шишкин исемнәре бирелергә мөмкин иде. Бу очракта тавыш бирү лидеры итеп Лемаев билгеләнде – Түбән Камага нигез салучыларның һәм җирле химия сәнәгатен булдыручыларның берсе. Тавыш бирүдә 65 меңнән артык кеше катнашты.

Нәтиҗәдә, “Казан” аэропорты татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай исемен алды, ә “Бигеш” аэропорты СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеменә лаек булды.

 

Александр Елисеев

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*