tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан һәм Кырым музейлары хезмәттәшлеге милли үсешкә ярдәм итә

Казан һәм Кырым музейлары хезмәттәшлеге милли үсешкә ярдәм итә

“Дөнья” студиясе сезне гаҗәеп шәхес, мәдәни ядкәрләрнең кадерен белүче, кырым татарлары тарихына багышланган шәхси музей җитәкчесе Гуливер Альтин белән танышытыра. Аның гаиләсе Кырымнан куылып, Үзбәкстанның Чирчик шәһәрендә яшәгән. Гуливер анда туып үскән, форсат чыккач Кырымга кайткан. Соңгы 10 елда ул Франциянең Лион шәһәрендә яши. Ата-баба җиреннән еракта торып та ул кырым татарлары тарихына бәйле кыйммәтле документлар, портретлар, харитәләр, килешүләрнең төп нөсхәләрен Төркия, Европа илләре архивларынннан тапкан. Барлыгы ул 1500 дән артык ядкәрне сатып алып, милләте өчен шәхси коллекция җыйган.

Хәзер аның бу кыйммәтле ядкәрләре Бакчасарайда оештырылган тарих музеенда күрсәтелә. Гуливер Альтин шушы музейның гамәлгә куючысы да, мөдире дә, илһамчысы да. Халыкны милли аңын, рухын саклаучы тарих сәхифәләре алтыннан да кыйммәтрәк.

25 апрельдә Казанда төрки мәдәниятлар елы ачылуы уңаеннан Казанда үткәрелүче чараларга Кырымнан да мәртәбәле вәкилләр килде. Шул делегациядә Гуливер Альтин да бар. Әмма ул Казанга берничә көнгә алдарак килеп, Татарстан музейлары, тарихчылары белән аралашты. Кырым һәм Казанның музейлары арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Мәскәү һәм Санкт-Петербург музейларындагы, архивларындагы байлыклар, Кырым – Казан ядкарьләрен бергәләшеп куллану турында хыяллана.

Гуливер Альтинның белән сөйләшүебез нигездә рус телендә барса да, бу әңгәмә татар милләте тарихы һәм язмышы турында килеп чыкты. Бу егет (!) белән танышкач, күпләрегез бу Гуливерны һәм аның фикерләрен яхшырак аңларсыз дип өметләнәбез. Кырым татарларының телевизион каналын булдыручы, милләт фаҗигасын чагылдырган фильм төшерүгә ярдәм итүче һәм тарих музеен булдыручы затлар – шул милләтнең аерым шәхесләре. Кайвакыт дәүләт тудырган шартларны да үзебез куллана алмаган чакта менә шундый фактлар сискәндерә, яңа көчләр өсти. Милләт, аның уңган, сәләтле, иманлы вәкилләре – үзләре бер дәүләт кебек.

Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*