enrutat
Баш бит / Казан һәм кырым татарларының ихлас очрашуы 26.04.2014

Казан һәм кырым татарларының ихлас очрашуы 26.04.2014

2014 елның 26 апрелендә Бөтендөнья татар  конгрессы Башкарма комитетында кырым татарлары Мәҗлесе әгъзалары белән очрашу булды. Бу вакыйга Татарстанда рәсми үткәрелә торган Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның туган көнендә ел саен оештырылучы шигырь бәйрәменә тәңгәл килде.

Идел буе һәм кырым татарларының очрашуы    күптәннән көтелгән вакыйга.

Бер гасыр элек, Исмәгыйль Гаспралы заманында Кырым һәм Казан татарларының уртак мәгариф, мәдәният, матбугат чаралары табигый булса да, 1917 елдан соң  зыялы кардәшләр арасында    күмәкләшеп   очрашулар  булмаган. Совет чорында партия җитәкчеләре  аралашса да,  Казан  белән Кырым арасы ераклашкан. Милли зыялылар күбрәк сөргеннәрдә, төрмәләрдә  гына күрешкән.  Кырым татарлары Урта Азиягә сөрелгәч, уртак милли чаралар үткәрелү мөмкин булмаган. Соңгы вакытта, Кырым Россиягә кайткач, кырым татарлары юлбашчылары белән белән Татарстан Президенты һәм татар конгрессы җитәкчеләре очраша башладылар. Ниһаять, милли җәмәгатьчелекнең күзгә-күз очрашу  вакыты  җитте.           Кырымның Россиягә керүе гади гамәл түгел, бу шартларда җәмәгатьчелекнең аралашуы да бик мөһим. Россия шартларында яшәү һәм эшләү тәҗрибәсе булган татар Конгрессының һәм кырым татар халкы Мәҗлесенең үзара аралашу ихтыяҗы бар. Бу оешмалар тарихында яңа сәхифәләр ачыла. Телләр, мәдәниятләр, холыклар бераз аерылса да,  тарихи тамырлар уртак. Милләтне һәм туган телне саклау юллары да берләштерә аларны. Кырым татарлары Мәҗлесе делегациясе оешма рәисе Рифат Чубаровтан башка, Кырымда шактый катлаулы вазгыять килеп туган көннәрдә Казанга сәфәргә чыкты.

Шулай да Мәҗлеснең агымдагы эшен алып баручылар белән сөйләшү БТК бюросы  вәкилләре өчен бик кызык булды. Кунаклар да Казан хәлләренә битараф түгел. Яшәү әмәлләре, эш ысуллары ике якны да кызыксындырды.

Очрашуны  Бөтендөнья татар  конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды. Түгәрәк өстәл рәвешендә барган сөйләшүдә чыгыш ясаучыларны һәркайсы төпле һәм ихлас сүз әйтергә әзер иделәр. Кемнәр соң алар?
Ахтям Чийгоз, кырым татарлары Мәҗлесе рәисе урынбасары;
Нариман Джелялов — кырым татарлары Мәҗлесе рәисе урынбасары;
Заир  Смедляев — кырым татар халкының үзәк сайлу комиссиясе рәисе;
Садых Табах — кырым татарлары Мәҗлесе әгъзасы;
Разил Валеев — Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе
Дамир Исхаков — тарих фәннәре докторы;
Радиф Җамалетдинов  Казан федераль университетының филология институты мөдире.

Казанга Кырымнан килгән хөкүмәт башлыгының  урынбасары вазыйфаларын башкаручы Линур Ислямов, Бакчасарай районы башлыгы Ильми Умеров Татарстанных рәсми органнары вәкилләре белән очраштылар. Милли оешмалар әгъзалары очрашуы һәр ике як өчен кызыклы һәм файдалы иде. Бу ачыктан-ачык сөйләшүдә тормышны бизәп күрәтү яки каралту омтылышына урын юк иде. Ничек бар, шулай  әтү мөмкинлеге булды. Милли эшләрне алып баручылар казанышларны да, кыенлыкларны да яшермәде. Татар конгрессы белән мәҗлес арасында  килешү төзүнең кичектерүгә игътибар итүче булмады. Чөнки милли җәмәгатьчелекны бергә эшләве өчен күңелләрнең берекән булуы мөһим.

Хәзергә Кырымдагы вазгыять шактый катлаулы, кырым-татар халкының статусы ачыкланып бетмәгән. Шулай да иҗтимагый элемтәләрне ялгап, мәгариф, мәдәният  эшләрен  бергәләшеп, киңәшеп  алып бару отышлы булыр иде.

Бу очрашуга Кырымнан  журналистлар төркеме дә килгән иде. Атаклы АТР телеканалы, Кырым төбәк каналы хезмәткәрләре бу сөйләшүне яктыртты. Без арадага иң яшь коллегабыз Сафия  Абляева белән таныштык. Ул  кырым татарлары сөйләмендә әйткән фикерләрне казан татарлары аны аңлады. Милләтне әйдәп баручыларның мондый очрашулары  киләчәктә дә булып торырга тиеш.

Римзил Вәли, «Дөнья» студиясенең баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*