enrutat
Баш бит / “КАЗАН ХӘЗИНӘСЕ” БИЮ ТАМАШАСЫНЫҢ ПРЕМЬЕРАСЫ
“КАЗАН ХӘЗИНӘСЕ” БИЮ ТАМАШАСЫНЫҢ ПРЕМЬЕРАСЫ

“КАЗАН ХӘЗИНӘСЕ” БИЮ ТАМАШАСЫНЫҢ ПРЕМЬЕРАСЫ

28-29 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында 19.00да “KAZAN” бию ансамбле башкаруында “Казан хәзинәсе” бию тамашасы премьерасы булачак.

Куелышта гореф-гадәтләр, милли орнаментлар, татар халкы йолалары, шәрык базары һәм аларның мәдәни чыганаклары турында тирәнтен өйрәнелгән материаллар, видео һәм музыкадагы заманча техник эффектлар белән бергә кулланылган.

Куючы режиссер:

Валерий Архипов – РФның Атказанган сәнгать эшлеклесе (Мәскәү шәһәре)

Идея авторы:

Чулпан Закирова – ТРның халык артисткасы, “KAZAN” бию Ансамбленең сәнгать җитәкчесе

Куючы балетмейстерлар:

Фәнис Исмагилов – ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе

Илдар Хәмидуллин – ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе

Чулпан Закирова – ТРның халык артисткасы, “KAZAN” бию Ансамбленең сәнгать җитәкчесе

Бию тамашасының программасы берничә өлештән тора. Куелыш өчен якынча 500 костюм тегелгән һәм анда ансамбльнең якынча 50 артисты катнаша. Мондый масштаб һәм киемнәрдә, тарихи вакыйгаларда тарихи детальләрне өйрәнүдә культурологлар һәм тарихчыларга мөрәҗәгать итүдән торган прфессиональ якын килү ансамбльгә бию ярдәмендә татар тарихын бөек күчеш чорыннан башлап хәзерге Казан формалашуга кадәр яңача ачарга һәм биюдә күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Экранда тамашачылар иске татар корылмалары, халык мәдәниятенең тарихи һәйкәлләре, татар табигате һәм киң кырлар фотосурәтләрен күрә алачак.

Спектакль, татар халкының төрле вакытларда барган вакыйгаларда булган халәтен күрсәтеп, милли уен коралы курайда уйнаучы музыкант һәм халыкның җиңелмәс булуын, яңарышын белдергән символ сабак — образлары аша биреләчәк.

Белешмә:

“KAZAN” бию Ансамбле 1996нчы елда, Дәүләт муниципаль ансамбленнән үзгәртелеп, яшь талантлы хореографлар тарафыннан төзелә. Кыска вакыт эчендә аның үз кабатланмас репертуары һәм иҗади програмасы формалаша. Коллективның нигезен балетның югары дәрәҗәдә профессиональ труппасы — хореографик училищеларын һәм Мәдәният институтларын тәмамлаучылар тәшкил итә. Хәзерге вакытта коллективта 50дән артык балет артисты, 12 оркестр артистлары (балет оркестрдан башка да эшли ала) эшли. Бу – Идел буенда өч юнәлештә дә эшләүче (фольк, степ, модерн) бердәнбер балет труппасы. Өстәвенә барлык юнәлешләр дә бик уңышлы рәвештә үсәләр. Коллектив репертуарының төп бизәге булып яңа сәхнә спектакль формасы – бер-берсе белән мәгънәви яктан бәйләнгән, тирән фикер һәм фәлсәфә сеңдерелгән бию этюдлары тезмәсеннән һәм татар халкы тарихына яңача карашны, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен, холкын, күзаллаулырын керткән спектакльдан торган “хореографик миниатюра” тора.

“КАЗАН ХАЗИНӘСЕ” БИЮ ТАМАШАСЫНЫҢ ПРОГРАММАСЫ

Тарихның башы татар халык атрибутикасы белән бәйләнгән: хәситә, башлык, ук, алкалар, кувшин, кылыч, беләзекләр, көянтә. Күпмедер вакыттан соң беренче күчешләр башлана. Болгар шәһәренең, андагы сәүдәнең яңарышы башлана. Ефәк юлы. Ислам динен кабул итү. Чәчәк ату чоры. Дошманнарның бәреп керүе. Яңарыш.

  1. Кызларның көянтә белән биюе. Легендалар буенча, бүре төрки халыклар өчен символ, тотем булып саналган.
  2. Дала атчылары биюе. Татар халкының дала тормышын күрсәтә.
  3. “Болгар Базары” хореографик композициясе. Болгар шәһәрендә сәүдә мөнәсәбәтләре барлыкка килү. Монда барысы да бар: колга аяклардагы акробатлар, сатучылар, вак караклар, коралчылар, кувшиннар белән йөрүче хатыннар һәм сәүдә халкы.
    • Толымнар белән бию.
    • Күн итекләрдә бию.
    • “Алтын базар” финал биюе.
    • “Аллаһ” вокаль композициясе. Болгарның ислам динен кабул итүе. Алтын шәһәрнең мәчетләре, манаралары.
  4. “Көрәш” бию композициясе. Алтын шәһәрнең алтын комга әйләнүе. Доман атчылары керүе.
    • “Казаным-Болгарым” вокаль композициясе. Татар халкының яңарыш символы.
  5. “Татар туе” бию композициясе. Туй фрагментлары татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен ачык күрсәтәләр.

Эпилог.

Экранда дала. Дала буйлап музыкант килә. Ул бүрегә әйләнә. Бүре дала буйлап чаба. Бүре йолдызлы күк буенча чаба. Бу инде бүре йолдызлыгы. Ул аска карый. Космостан җир шары якынлаша. Хәзерге Казан. Тирә-якта биналар, юллар, мәчетләр. Шәһәрнең нәкъ үзәегндә, асфальт юллар арасында кечкенә җир кисәге. Анда безнең сабак үсеп утыра. Шушы гасырлар эчендә аңа бернәрсә дә булмаган, чөнки ул үз туган туфрагында үсә. Һәм ул алга таба да бөтен каршылыкларны, куркынычларны җиңеп, татар халкының шатлыгы һәм мәхәббәте ярдәмендә үсәчәк.

6. “Яңарыш” финал биюе.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*