tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институты онлайн “Хәтер” эстафетасы уздырды
Казан кооператив институты онлайн “Хәтер” эстафетасы уздырды

Казан кооператив институты онлайн “Хәтер” эстафетасы уздырды

Казан кооператив институтында Онлайн “Хәтер” эстафетасы барышында Багратионск шәһәре хакимияте башлыгы Максим Азов белән хезмәт ветераны Гыйрфан ага Бахтыяров фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим каберенә чәчәкләр салдылар.
Чараны Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева башлап җибәрде.

Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераны Харис хәзрәт Салихов,фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Фатыховна. Калининград өлкәсе, Багратионск шәһәре хакимияте башлыгы Максим Азов җитәкчелегендәге делегация. Анда хезмәт ветераны Гыйрфан ага Бахтыяров, Калининградтан “Кардәшләр” җәмгыяте рәисе Рамил Каюмов һәм Калининград өлкә музееның фәнни хезмәткәре Оксана Молева да бар иде. Шулай ук “Хәтер китабы” редакциясе ветераны Нәфисә Габдрахманова, Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге мәктәп директоры Роза Хәбибуллина, Германиядән татар оешмасы рәисе Бари Дианов, Берлиндагы татар оешмасы җитәкчесе Венера Вәгыйзова Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, соңгы көннәрен уздырган урыннан видеоматериал әзерләгән иде. Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвәлиевнең кызлары, Мәүлия ханым белән Разыя ханым. Галимҗан Шаһвәлиев тумышы белән Әлки районы Татар Төгәлбае авылыннан. Шаһвалиевларның олы кызы Мәүлия ханым Самара өлкәсенең Елховка бистәсендә яши. Ә Разыя ханым соңгы вакытларда әти-әнисе яшәгән йортка кайтып төпләнгән. Ул Ярославль өлкәсенең Варигово бистәсендә урнашкан. Алар күңел хәтирәләрен яңартты.

Әлки районының Базарлы Матак гимназиясе каршында 7 май көнне фронтовик-шагыйрь Нәби Дәүлигә бюст куелган иде. Аны Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте тормышка ашырды. Онлайн “Хәтер” эстафетасында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Шагалиева үзенең укучылары белән элемтәгә чыкты. Нәби аганың гаиләсе белән аралашып яшәгән Сираҗетдин Нәбиевта хәтерләрен яңартты. Әлки районы үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире Алсу Низамова батырларга багышланып нәшир ителгән китаплар турында сөйләде.

Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган Газый Заһитовның туган авылы Башкортстанның Яңагыш авылыннан да видеоязма карарга мөмкинлек булды. Аны авылның музей җитәкчесе Айрат Заһитов җибәргән иде. Шулай ук, Онлайн “Хәтер” эстафетасында Муса Җәлил сүзләренә язылган “Сагыну” җыры,Мәскәү татар автономиясе әзерләгән җыр да яңгарады, укытучы булып эшләүче Фирдәвес Мөхәммәтова фронтовик-шагыйрь Нәби Дәүли шигырен сөйләде.

Тамашачылар чараны Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте инстаграмыннан, Ютуб каналы аша карый алдылар.

Чара турыдан-туры Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгеннән алып барылды.

Онлайн “Хәтер” эстафетасында катнашучылар, хәтерләребезне гел шулай яңгыратып торырга, илләребез тыныч, барыбызга да исәнлек-саулык, имин тормышлар насыйп булсын, дигән теләкләр юлладылар.

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*