tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлине искә алдылар
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлине искә алдылар

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлине искә алдылар

“Мин җирдә калам” – нәкъ шундый исемдә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Нәби Дәүлине искә алу кичәсе узды. Бу вакыйга ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы, Әлки районының 90 еллыгы, Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланды. Бу даталар киләсе елда билгеләнәчәк. Ә аларга стартны быелдан ук башлап җибәрелде.

Чарага Нәби Дәүлинең якташлары җыелган иде. Искә алу кичәсен Әлки районы “Якташлар” җәмгыяте рәисе, Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачты. Алсу Рөстәм кызы балачактан күңелендә сакланып калган истәлекләре белән уртаклашты. “Якташлар” җәмгыятенең еллык эшенә нәтиҗә ясады. Соңыннан сүз әдип Нәби Дәүлинең кызлары – Наилә һәм Гөлфия ханымнарга бирелде. Алар кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтте, әтисе турындагы хәтирәләрне яңартты. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим Нәби Дәүли белән аралашкан көннәрен искә төшерде. Институтның татар мәдәнияты үзәгенә китапларын бүләк итте. Анда Нәби Дәүли турында фикерләр барлыгын җиткерде.

Филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Г.Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм сәнгать институтының мирас үзәгендә Нәби Дәүлинең мирасы саклануын сөйләде һәм аларны өйрәнү кирәклеген әйтте. Әлки районыннан 20 кешелек делегация килгән иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Ленар Аглиуллин, Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина да чыгыш ясады. Алар Нәби Дәүли белән бәйле экспонатлар алып килгән иде.

Укучылар Нәби Дәүли шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырда башкарылды. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, дигән китабына нигезләнеп викторина узды. Төгәл җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Нәби Дәүлинең иҗаты белән якыннанрак танышкан саен, аның яшәүне, тормышны, ватанын яратучы, һәрвакыт хәрәкәткә омтылучан, тынгысыз бер җан булуын ачыклыйсың. Аның шигърияте патриотик рухлы булуы белән аерылып тора.

Еллар үтсә дә Нәби Дәүлинең язган шигырьләре яңгырашта. Моннан 26 ел элек композитор Наил Ариф каләм иясенең “Чулпан йолдыз” исемле җырына көй язган. Ул аны беркайчанда яңгыратмаган була. Искә алу кичәсендә композитор пианинога утырып әлеге көйне башкарды. Тамашачы алкышларга күмде. Әлки районында туып үскән Татарстанның халык артистлары – Мирсәит Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары – Фәнис Кәлимуллин, Резидә Төхвәтуллина, җырчы

Нияз Жәләлов Нәби Дәүли җырларын, халык көйләрен башкарды. Баянда танылган шәхес Әхмәт Кәримов уйнады.

Казан кооператив институтының урта һөнәри белем бирү факультетының уку лабораториясе житәкчесе, чыгышы белән Әлки районыннан Клара Галәветдинова Нәби Дәүли яшәгән чорларны искә төшереп халык көйләрен башкарды. Искә алу кичәсендә төрле өлкәнең танылган шәхесләре килгән иде.

Танылган врач Ирек Билалов туган яклары турында язган шигырьләрен яңгыратты, Юстиция генерал – майоры, социология фәннәре кандидаты Вәгыйз Саттаров, полиция подполковнигы Римма Искандрова, «Алия» оешмасының генераль директоры Райня Галимова, озак еллар Татарстан телевидениясендә режиссер булып эшләгән, Татарстанның халык артисты Флора Бикмурзина, Татарстан рәссамнәр берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Татарстан республикасы буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелеге Федераль хезмәте идарәсе булеге начальнигы Идрис Гатин, БТК ның баш референты Илдар Мингәрәев, шулай ук абруйлы хезмәт ветераннары, Әлки районында туган якташларын бер мәйданга җыючыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Әдип Нәби Дәүли белән аралашкан журналист Ирек Нигъмати, Америкада яшәүче композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова язучының әсәрләре дөнья мәйданнарына чыгарырга лаеклы икәнлеген ассызыклады. Бөтенроссия ”Татар гаиләсе” фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Саллы фикерләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Бу көн кайта-кайта сөйләнелер әле.

Берлектә төшкән фотосүрәттә бу көннәрне искә төшерергә ярдәм итми калмас.

Искә алу кичәсен Флюра Абдуллина алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*