tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлен кочакла да чәчәктән авыз ит!
Казан Кремлен кочакла да чәчәктән авыз ит!

Казан Кремлен кочакла да чәчәктән авыз ит!

8 август көнне  «I Help Kazan» инициатив проект башлангычы белән берничә мең кеше җыелып, кулга кул тотынышып Казан Кремлен кочаклаячак.

Әлеге флэшмобның максаты – Казанга мәхәббәт аңлатуның бер формасы.

Чара бәйрәмчә, күтәренке рух белән үтсен өчен катнашучыларны берничә тонна авырлыктагы чәкчәк белән сыйлыячаклар. Бу тәмле бүләк Кремльнең Спасс манарасы формасында һәм татар орнаменты белән бизәлгән булачак диләр оештыручылар.

Флэшмобны җирдән дә, һавадан да фото һәм видеога төшерү каралган.

Казан Кремлен кочаклауга катнашырга теләүчеләрне көндезге бердә теркәү башлана, чара үзе икедә башланып китә.

Проект Казанның туризмга ярдәм итү комитеты ярдәме белән башкарыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*