tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә Шәймиевнең “Ихлас күңелдән” китабы тәкъдим ителде
Казан Кремлендә Шәймиевнең “Ихлас күңелдән” китабы тәкъдим ителде

Казан Кремлендә Шәймиевнең “Ихлас күңелдән” китабы тәкъдим ителде

Казан Кремлендә Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиевнең “Ихлас күңелдән (“От души-для души”) китабы тәкъдим ителде.

“Сез Россия Федерациясенең зур дәүләт эшлеклесе булдыгыз һәм булып каласыз да”, диде Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе, Россиянең ЮНЕСКОда даими вәкиле Элеонора Митрофанова Минтимер Шәймиев хакында.

Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган. Анда Минтимер Шәймиевнең диннәр арасында, милләтара татулыкны булдыру, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга багышланган мәкаләләре, интервьюлары урын алган.

Басманың кереш сүзендә Россиянең тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча коммиссия рәисе Сергей Лавров язмасы урнаштырылган.

Китап өч өлештән тора. Һәр өлеш фотосурәтләр белән бизәлгән. Басмада Минтимер Шәймиевның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән дә танышырга мөмкин.  Проектның җитәкчесе – Нурсөя Шәйдуллина.

“Сезнең тормыш юлыгыз халкыгызга мәхәббәт, аның рухи дөньясын аңлау һәм аның ихтыяҗларына хезмәт итү белән сугарылган”, – дип сүз башлады Элеонора Митрофанова.

Басманың 3 телдә язылуын ул югары бәяләде. “Рус һәм татар, ислам һәм христиан дине арасында балансны саклау, дөньяда мәдәниара диалог булдыру рецепты шуннан гыйбарәт. Бу китапта, толерантлык, башкаларга хөрмәт, төрле мәдәниятләрне берләштерүдә сүз һәм гамәлнең бербөтен булуы кабат чагылыш тапкан”, – диде ЮНЕСКО белгече.

Чыгышларыгызда, мәкаләләрегездә, һәр җөмләне әйтү интонациясендә, тормышның үзендә – сез Россия Федерациясенең зур дәүләт эшлеклесе булдыгыз һәм булып каласыз да, дип, Минтимер Шәймиевның Россиядә мәдәниара багланышлар буенча ЮНЕСКОның Россиядә бердәнбер илчесе булуына басым ясады Элеонора Митрофанова.

“Татарстанда милләтара һәм конфессияара килешүнең иң югары ноктасы күзәтелә”, – дип, Э.Митрофанова хәтта “Яңарыш” фондының логотибы да моның чагылыш табуын билгеләп үтте.

Татарстанның тарихи һәйкәлләренең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен дә искә алып, даиими вәкил моның бик зур җаваплылык булуын әйтте.

“Ихлас күңелдән” басмасында Минтимер Шәймиевнең сайланма мәкаләләре, әңгәмәләре, халык арасындагы чыгышлары урын алган. Биредә аның үз иленең тормышын һәм тарихи юлын тирәнтен белүе чагылыш таба. Ул Россиянең бердәм, көчле дәүләт булуы, федерализм принципларын тәкъдим итә. Татулык һәм тынычлыкны яклап,  халыклар арасында конструктив диалог булдыру, мәдәни күптөрлелекне саклау, ЮНЕСКОның әхлакый кыйммәтләрен яклап чыгыш ясый”, – диде Элеонора Митрофанова Минтимер Шәймиев хакында.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*