tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кунаклары Суоменлинна утравында булдылар
Казан кунаклары Суоменлинна утравында булдылар

Казан кунаклары Суоменлинна утравында булдылар

1809 елда татарлар беренче тапкыр Суоменлинна дигән утрауга аяк басалар. Бу вакытта Финляндия Россия кул астында була. Ә әлеге утрау чик. Татарлар шунда чик сакчысы булып хезмәт итәләр. Хәрбиләргә дин кануннарын саклау өчен бина бирелә. Җомга көнне татарлар анда намаз укыса, шимбә көнне яһүтләр табына торган була.

Кырым сугышы елларында, 1856 елда франция һәм инглиз гаскәрләре утка тотып әлеге бина, кирмәндәге хәрби мәчет җимерелә. Бүгенге татарларның хыялы әлеге хакыйкатьне торгызу, шул урынга ике милләт килешеп тарихи истәлек ташы кую.

Абдулла Абдияров  – Франция һәм Англия гаскәрләре утрауны утка тотканда башына ядрә эләгеп вафат була. Тарихи документларда бу күрсәтелә. Ул истәлек ташы һәм тарихи документ утрау музеенда саклана.

Әлеге утрау 1991 елда ЮНЕСКО саклауы астында булган тарихи ядкарьләр исемлегенә кертелгән.

Бүгенге көндә әлеге Суоменлинна утравы Финляндиянең истәлекле, атаклы, мәшһүр һәм тарихи урыны гына түгел, ул Хельсинки шәһәренең бер районы да. Монда 800 кеше яши. Анда мәктәп, балалар бакчасы, кибет, даруханә, гомумән халык көнкүреше өчен кирәкле барлык инфраструктура бар.

Утрау – туризм үзәге дә. Анда фин, швед, инглиз, рус телләрендә экскурсияләр уза икән. Ә Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзаларынә экскурсияне татар телендә Финляндия татарлары мәхәлләсе имамы Рамил Беляев үткәрде. Ул утрауның халкыбызга кагылышлы фактларын бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*