tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан-Кырым-Волгоград
Казан-Кырым-Волгоград

Казан-Кырым-Волгоград

2016 елның 15 феврале – Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне –  Татарстан өчен генә түгел, Россия, ерак һәм якын чит илләр өчен дә зур бәйрәм төсен алды. Бу көнне, мәсәлән, Казан федераль университетында Германия, Чехия һәм Россия Федерациясеннән килгән кунаклар катнашында халыкара фәнни-гамәли конференция, фронтка китәр алдыннан Муса Җәлил соңгы мәртәбә булган, аны озатып җибәргән Бауман урамының 19-нчы номерлы йортындагы Тукай клубында, Татарстан Язучылар берлеге бинасындагы хәзерге Тукай клубында  кичәләр узды. Көндез Муса Җәлил һәйкәле янында узган тантаналы митингтан соң, Казан шәһәренең Кремль урамындагы Республика милли китапханәсендә И. Гаспарлы исемендәге Кырым-татар милли китапханәсе инициативасы белән оештырылган скайп элемтә узды. Скайп-элемтәгә Волгоград шәһәреннән татар милли үзәге әгъзалары да кушылды. Кырымда яшәүче төрле милләт вәкилләре үз телләрендә һәм рус телендә Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җырны тыңлау безгә – Татарстанлыларга бик матур бүләк булды. Волгоградтан кечкенә кызчыкның “Су буйлап” җырын башкаруы да күңелләребезгә хуш килде. Без дә, үз чиратыбызда, җавапсыз калмадык. Күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Р. И. Вәлиев, танылган шагыйрь З. М. Мансуров бүгенге катлаулы вәзгыятьтә ике тугандаш халыкның үзара туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре никадәр мөһим булуы, Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгының әһәмияте татар халкы гына түгел, дөнья халкы өчен дә елдан-ел арта баруын ассызыкладылар. Кырымлылар һәм Волгоград шәһәрендә яшәүче милләтттәшләребезгә бүләк итеп, М. Җәлил шигыренә З. Хәбибуллин иҗат иткән “Сагыну” җырын да юлладык.

   М. Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан  ай башында башланып киткән бу күркәм һәм әһәмиятле чаралар февраль азагына кадәр дәвам итәчәк.

                                                                                                       Шәмсия Җиһангирова

 IMG_9521IMG_9515

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*