tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Наилә Фатехова концерты узды
“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Наилә Фатехова концерты узды

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Наилә Фатехова концерты узды

Концерт, нигездә, Нәзифә Кәримова шигыренә Наилә Фатехова көй язган җырлардан тора иде. Сәхнәдән Наилә Фатехованың “Манара”, “Әнкәй”, “Без – татарлар”, “Бер күрешү – үзе бер гомер”, “Без бергә”, “Кара әле күземә” кебек таныш җырлары яңгырады. Җырчылар ял иткән арада сәхнәгә шагыйрә һәм журналист Нәзифә Кәримова чыгып шигырьләрен укыды, Наилә Фатехова популярлаштырган җырларның тарихын сөйләде.

Концерт сәгать ярымга планлаштырылган булса да, тамашачы Наилә Фатехова һәм аның “Мәдинә” ансамбле кызларын сәхнәдән озак җибәрмичә торды.

“Без бергә” концертыннан соң Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Наилә Фатеховага, шагыйрә Нәзифә Кәримовага һәм “Мәдинә” ансамбле кызлары Нурия Мөхәммәтҗанова белән Әлфия Шәрәфетдиновага Бөтендөнья татар конгрессының Мактау хатларын тапшырды.

“Безнең милләттәшләребез Мәскәү шәһәрендә үзләрен һәрвакыт татар итеп яшиләр һәм безнең лаеклы урыныбызны билгеләр. Җырчылар күп, ә Наилә Фатехова чын мәгънәсендә татарның патриотик җырларын туплый алган һәм сөю җырлары белән беррәттән кеше күңеленә урнаштыра алган җырчы. Ул – Мәскәү татарларының үз баласы, – диде ул. – Без Наилә белән аралашып яшибез. Әгәр безгә зур залларны күтәрергә кирәк булса, “Әйдәгез, Наиләне чакырыйк”, дим. Наилә сәхнәгә бер генә җыр белән чыкса да, тамашачыны тыныч калдырмый, рухын күтәрә, көчле җырларын халыкка җиткерүнең зур остасы. Аның рухы – халкыбызның рухы, аның энергетикасы халкыбызның яшәргә омтылышын гәүдәләндерә”.

Наилә Фатехованың “Без бергә” исемле концерты “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*