tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан өчен тавыш бирдеңме?
Казан өчен тавыш бирдеңме?

Казан өчен тавыш бирдеңме?

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк шәһәрләр өчен тавыш бирү төгәлләнергә санаулы сәгатьләр калып бара. Әлегә Казан финалга чыккан ун шәһәр арасында икенче урында. Бүген Мәскәү вакыты белән сәгать 12.00дә тавыш бирүләр төгәлләнә.

Шуңа күррә бар мөмкинлекләрдән файдаланып, “Твоя-Россия.рф” сайтында күбрәк тавыш бирүне оештырырга чакырабыз. Тагын бер тапкыр төбәгегездәге мәктәпләр, мәдәният үзәкләре, милли һәм дини оешмалар, җәмгыятегез активистлары белән элемтәгә керсәгез иде.

Шулай ук бүген (7 октябрь) барлык милләттәшләребезне 19.00 сәгатьтә “Россия 1” телеканалында бәйгегә нәтиҗә ясауны күзәтеп барырга һәм “Народная банктота” проектының финалында смс тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз.

Бергә булыйк, бердәм булыйк! Яңа җиңүләргә ирешик!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*