tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   КАЗАН ӨЧЕН ТАВЫШ БИРӘБЕЗ !
  КАЗАН ӨЧЕН ТАВЫШ БИРӘБЕЗ !

  КАЗАН ӨЧЕН ТАВЫШ БИРӘБЕЗ !

Яңа чыгачак 200 сумлык кәгазь акчаларда Казан күренешләре сүрәтләнәчәк символларны яклап тавыш бирүдә Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә зур активлык күрсәтә. 1 октябрь көнне , ТЯГ каналның Ульяновскидагы  филиалы төбәкнең татар мәдәният үзәге белән бергәләп   шәһәрнең Кол Гали мәйданында “Казан өчен тавыш бирәбез!” дигән акция уздырды.

Көн болытлы булып, иртәндән үк вак  гына яңгыр сибәләп торса да, татар мәдәният үзәге каршындагы мәйданда әзерлек эшләре башланган иде инде. Чөнки тавыш бирү өчен вакыт аз калды, чараны һич кенә дә башка көнгә күчереп булмый-һәрвакыт  безгә, читтәге татарларга, ярдәм итәргә әзер торган Казаныбыз өчен тавыш биреп без бүген аңа теләктәшлек белдерергә тиешбез.

“Яңа акчада Казан күренеше булсын өчен дип мин, бу турыда ишетүгә тавыш бирдем.  Мин барлык семберлеләрне дә  бу эштә катнашырга чакырам”,  ди  Ульяновск  өлкәсенең Иҗтимагый  палата әгъзасы Җәмил Хәйруллов.

Бүгенге чара урамда уздырылганлыктан, янәшәдән узып баручы башка милләт вәкилләре дә аның барышы белән кызыксынды һәм  тарихи Казанга булган соклануларын яшермәделәр.

“Казан нык үзгәрде. Ул спорт үзәгенә әверелде. Анда менә дигән спорт командалары- “Уникс” баскетбол, “Зенит” волейбол, “Динамо-Казан” командалары иң яхшылардан. Мин яһүд милләтеннән буларак, анда узган яһүд халыкара Солнца  исемендәге фестиваль турында да мактап әйтәсем килә. Мин бөтен күңелем белән Казан өчен!”, ди Ульяновск яһүд милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзасы Александр Лукачер.

“Казанны яклап тавыш бирәбез!” акциясенә килүчеләрнең кайберләре, кызганычка каршы,  Казан күршедә генә булса да, анда булырга өлгермәгән икән. Андыйлар өчен оештыручылар Казан, Татарстан турындагы һәртөрле затлы китаплардан һәм фотоальбомнардан күргәзмә ачканнар. Ә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы  килгән кунакларны мәтрүшкәле кайнар чәй белән сыйлады.

Шунысы игътибарга лаек –  Казанны яклап тавыш бирер өчен мәктәп балаларыннан алып өлкән яшьтәге әби-бабайлар да килгән. Казан – байтакларның яшьлек шәһәре дә бит.

Көн дәвамында барган акциягә килүчеләрне татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Казанны яклап тавыш бирү тәртибе белән таныштырып, булачак 200 сумлык  акча күчерелмәләрен тараттылар.

Бөтендөнья татар конгрессыннан кайтарылган төсле акча күчерелмәләре таратылып беткәч, мәдәният үзәге хезмәткәрләре халыкка аларның ксерокопияләрен чыгарып тарата башлады. Ә яшьләр исә мәйданнан киткәнче үк кәрәзле телефоннарыннан тавыш бирә.

“Безнең “Яңа дулкын” татар яшьләре оешмасы интернетка керә алмаган, яисә аны файдалана белмәгән кешеләргә ярдәм итү өчен тавыш бирергә дип  кодлар алып бирүне оештырдык. “В контакте” челтәрендә  Ульяновскидагы “Яңа буын” оешмасын табып, бу кодны алырга була”, ди Ульяновск  өлкәсенең  “Яңа буын” татар яшьләре  оешмасы  җитәкчесе Ләйлә Наумәтова.

Бүгенге  чара кысаларында катнашып берничә йөз кеше генә тавыш бирсә дә, бу Казаныбыз өчен зур яклау булачак. Оештыручыларның максаты әнә шул иде.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*