tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан пешекчеләре Дөнья чемпионаты-2018 уңаеннан 6 кг авырлыктагы пәрәмәч пешерәчәкләр
Казан пешекчеләре Дөнья чемпионаты-2018 уңаеннан 6 кг авырлыктагы пәрәмәч пешерәчәкләр

Казан пешекчеләре Дөнья чемпионаты-2018 уңаеннан 6 кг авырлыктагы пәрәмәч пешерәчәкләр

23 июньдә казанлыларга 6 кг авырлыктагы пәрәмәч тәкъдим итәчәкләр. Һәркем аны авыз итә һәм күңел ачу программасында катнаша алачак.

Зур пәрәмәчне – 80 см диаметрлы – оештыручылар Россиядә, шул исәптән Казанда да, үтә торган футбол буенча дөнья чемпионатына багышлыйлар, шуңа аның исеме дә “пәрәМЯЧ”. “Ул традицион технологияләр буенча пешереләчәк”, – дип сөйләде “Туган авылым” милли комплексның баш пешекчесе Георгий Тамразов.

Әлеге ашамлык Туфан Миңнуллин ур., 14/56 адресы буенча көн уртасында тәкъдим ителәчәк, ә 10.00 сәгатьтә комплекс территориясендә халык һөнәрләре ярминкәсе ачыла. 11.00 сәгатьтә Сабантуй бәйрәме хөрмәтенә күңел ачу программасы башлана. Чарага керү түләүсез.

www.kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*