tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан – Питер арасы, ерак түгел барасы
Казан – Питер арасы, ерак түгел барасы

Казан – Питер арасы, ерак түгел барасы

Кая гына сәяхәткә барсак та, татарларны күзлим мин. Шундагы татарлар тормышы белән танышасы килә. Бу юлы Санкт-Петербургка баргач та, рәхәтләнеп, татарлар белән аралаштык. Татарстанның Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә кунакта булдык.

Мәчеттә татар газетасы чыга

Вәкиллек Петербургның иң матур урыннарының берсендә – үзәктә үк урнашкан. Килеп керүгә, стенадагы картиналар күзгә ташлана. Баксаң, вәкиллек каршында Петербург татарларыннан торган совет оешкан икән. Анда рәссамнар, шагыйрьләр, скульпторлар җыелган. Вәкиллек бинасында аларның күргәзмәләре уза.

Петербургтагы татарлар тормышы турында Татарстанның шәһәрдәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров белән сөйләштек.

Санкт-Петербург белән Ленинград өлкәсендә барлыгы 100 меңгә якын татар яши. Татарларны берләштергән 20дән артык җәмгыять эшли. Иң зурысы –  Санкт-Петербургның татар автономиясе икән. Моннан тыш Ленинград өлкәсенең татарлар җәмгыяте, Нур + оешмасы да актив эш алып бара.  Гомумән, Петербург татарлары үзенчәлекле, һәрберсенең әйтер сүзе бар, алар татарлыклары белән горурланалар, Татарстанны сагыналар.

Петербургта татар мәктәбе юк. Аны ачарга күптәннән хыяллансалар да, әлегә алга китеш юк. Аның каравы, татар теленә өйрәтә торган курслар эшли. Бушлай уку мөмкинлеге дә каралган, шәхси шәрык гимназиясендә дә туган  телне үзләштерергә була.

Ел саен Петербургта Сабан туен зурлап уздыралар, моннан тыш Тосно шәһәрендәге «Изге юл» татарлар җәмгыяте инде 22нче тапкыр үз Сабан туен оештыра. Шәһәрдә саф татар телендә генә басыла торган газеталар юк дип аңладык. Шулай да ике телдә газеталар җитәрлек. Хәтта Петербургтагы Җәмигъ мәчете үз газетасын да чыгара. Петербурглылар, «Шәһри Казан» газетасы журналистлары әзерли торган «Без бергә» газетасын да көтеп алабыз, диделәр. «ТНВ Планета» каналын да күпләр яратып карый. Шундый зур шәһәрдә «Яңа Гасыр» каналының үз корпунк­ты булмау гына борчый аларны. Бу хакта берничә тапкыр сүз кузгатып караганнар каравын. Тик әлегә финанс мөмкинлекләре булмау сәбәп­ле, Петербург Татарстан өчен яңалык­ларны Мәскәү белән берлектә эшли.

Петербургта гореф-гадәтләрне, милләтне саклап калырга ярдәм иткән тагын бер оешма – «Ак калфак– Нева» хатын-кызлар берләшмәсе бар. Хәзерге вакытта бу оешма яңарыш чоры кичерә. «Ак калфак – Нева» оешмасының җитәкчесе Фирая Рәшитова белән танышкач та, аңа сокланып куйдым. Очрашуга ул милли киемнән, башына калфак киеп килгән иде. Петербургта татарлар алай киенеп йөрми йөрүен, шулай да Фирая ханым Татарстан кунаклары өчен махсус милли киемнәрдән килгән. «Ак калфак» оешмасына  кызлардан алып өлкән әбиләргә кадәр йөри икән. Төрле буынның тәҗрибә уртаклашуы бик нәтиҗәле дип саный Фирая ханым. Яшьләрнең калфак белән кызыксынулары да шатландыра.

– Калфакны тегүе катлаулы, сабырлык сорый торган эш. Шуңа да мастер-классларда аның гадирәк үрнәкләрен тәкъдим итәбез. Күпләр, калфак киеп, фотога төшә, бу хакта башкаларга сөйли, милли киемнәрне танытуда ул бер адым, –ди Фирая ханым.
«Ак калфак» оешмасы шагыйрь Муса Җәлилнең кызы, Петербургта яшәүче Люция ханым белән дә тыгыз элемтәдә тора. Тосно шәһәрендә Муса Җәлилгә бюст та урнаштырылган. «Җәлил укулары» да оештырылып килә.

Казанда сулар һава күп

Дамир әфәнденең өстәлендәге калын китапка күзем төште. Бу «Хәтер китабы» икән. Яңа табадан төшкән. Вәкиллек Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерүдә зур эш башкара. 1996 елдан бирле Татарстан эзтабарлары Питердагы «Невский пятачок» мемориаль комплексында казу эшләре алып бара. 22 ел эчендә алар меңәрләгән сугышчы сөякләрен тапканнар. Медальоннар буенча 50 татарстанлыны ачыклаганнар. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстаннан 30 меңгә якын кешене Ленинград янында һәлак булган дияргә була. Кыскасы, барлык эзләнү нәтиҗәләре нигезендә вәкиллек, Михаил Черепанов белән берлектә, «Хәтер китабы» бастырып чыгарган. Анда Ленинград өлкәсе территориясендә һәлак булган 18 меңнән артык Татарстан сугышчылары турында мәгълүмат тупланган.

Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле итеп Ринат Вәлиуллин билгеләнгәннән бирле, рәсем сәнгате өлкәсенә аеруча зур игътибар бирелә башлады, дип шатлана Петербургтагы татар рәссамнары. Алар Татарстан белән дә тыгыз бәйләнештә. Әле күптән түгел генә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Казан Кремлендә күргәзмәләрен тәкъдим иткән булганнар. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, тиздән Татарстан рәссамнарын кунакка чакырырга, аларга Фин бугазын күрсәтергә уйлыйлар. Яшь рәссамнарның берсе – Елена Сәетбагина, бер ел эчендә генә Казанда 11 тапкыр булдым, ди. Казаннан торак алыргамы әллә дип тә уйлап торам, – ди, уенын чынын бергә кушып.

– Казанда сулар һава күп. Татарстан – Россиянең йөрәге сыман. Халык бик кунакчыл. Уникаль архитектура үрнәкләре күп. Шәһәрнең киләчәге бик өметле, – ди рәссам.
Елена – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аның портретын ясап бүләк иткән бердәнбер Петербург рәссамы да икән.

Ә менә 30 яше дә тулмаган Роман Абдуллинның рәсемнәре Казан метросын бизәмәгәе. Аның сугышны чагылдырган иҗат җимешләре белән Татарстанның Мәдәният министрлыгы кызыксынган. Хәзер Роман укытучысы эскизлары буенча Петербург метроларын бизи. Берәр килолы таш «коймаклар»ны махсус чүкеч белән ватып, рәсемнәрне мозаика формасында җыя.

Кыскасы, Петербургта сәләтле яшьләр җитәрлек. Бер көндә шактый татар рәссамнары, скульпторлары белән танышырга өлгердек. Кайберләренең остаханәләрендә кунак булдык. Аларны борчыган мәсьәләләр, үзләре турында газетабызның киләсе саннарында таныштырырбыз.

Эльвира Мозаффарова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*