tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы
Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының  иҗтимагый оешмасы   милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауда, аны киләчәк буынга җиткерүдә зур эш алып бара.

19 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Казан  шәһәре буенча  Бөтендөнья  татар хатын-кызларының  «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасының  күчмә утырышы  узачак.

Бу чарага  башкалабызның һәрбер мәктәбеннән,  балалар бакчасыннан, оешмалардан 1 вәкил чакырыла.

Программада:

  • Казан  шәһәре буенча татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланованың оешманың эш планы белән таныштыруы;
  • Хатын-кыз модасы буенча “Эбиволь“ ширкәте вәкиле һәм Флера Калмурзинаның  чыгышлары;
  • “Милли моңнар” югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Гарифуллина чыгышы;
  • “Гаиләдә хатын-кызның роле” темасына А.Алиш премиясе лауреаты, “Шәһри Казан“ газетасы журналисты,  күп балалы ана Йолдыз Шәрәпова чыгышы  һ.б. каралган.

Күчмә утырыш Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче гимназиясендә уздырыла. Күчмә утырышта “Ак калфак”  Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*