tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан татар яшьләрен кабат үзенә җыя
Казан татар яшьләрен кабат үзенә җыя

Казан татар яшьләрен кабат үзенә җыя

25-31 август көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе) татар яшьләре көннәре уздырылачак. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге үткәрә. Чара быел 25 нче тапкыр оештырылачак.

Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты — Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары каршында килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

Программа кысаларында яшьләр татар интеллегенциясе вәкилләре белән очрашачак, алар өчен кызыклы мәдәни чаралар, экскурсияләр, тарих, вокал, милли биюләр буенча мастер-класслар уздыру да күздә тотыла.

Татар яшьләре көннәрендә катнашу өчен һәр төбәккә һәм илгә квота бирелә, 18-30 яшьлек кешеләрдән анкета тутырып юллаулары сорала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*