tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан укучылары татар халкының тарихы турында сөйләячәк
Казан укучылары татар халкының тарихы турында сөйләячәк

Казан укучылары татар халкының тарихы турында сөйләячәк

Казанда «Тарих эзләреннән» дигән рәсем конкурсы башланды. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 7-17 яшьлек балалар катнаша ала.

Конкурска татар тарихы, шәхес, чорны чагылдыра торган пейзажлар, портретлар һәм башка сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның халык тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Катнашу өчен гаризалар 1нче мартка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Габдулла Тукай ур., 58, 307 офис.

«Тарих эзләреннән» – «По следам истории» конкурсы лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

2019 елда иң яхшы эшләрдән күргәзмә оештырылды, аның белән Татарстанның күпчелек районнарында яшәүчеләр таныша алды. Моннан тыш, кайбер эшләр Татарстан китап нәшриятында чыгарылган «Тылсымлы шарлавык» әкиятләре китабына иллюстрацияләр буларак тәкъдим ителгән. Шулай ук узган ел төрле елларда җиңүчеләрнең картиналары Россия шәһәрләрендәге (Төмән, Йошкар-Ола һәм Уфа) татар мәдәнияте үзәкләрендә тәкъдим ителгән.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*