tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан университетының татар теле курсларына йөрүчеләр арта
Казан университетының татар теле курсларына йөрүчеләр арта

Казан университетының татар теле курсларына йөрүчеләр арта

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана. Алар өч ай дәвам итәчәк.

Быел да татар теленә укыту дәресләре бушлай оештырыла. Укырга теләүчеләр күп – язылучылар чама белән 800ләп кеше. Бу узган елгы саннардан күбрәк. Ә менә 2013 елдагыдан азрак.

Быел курсларга килүчеләрнең күпчелеге – яңа кешеләр. Элек йөреп укыганнар һәм өйрәнеп кала алганнар дәвам итүчеләр төркемендә укыячак. Курслар 500 кешелек дип исәпләнсә дә, 600 кешене кабул иткәннәр, чөнки бер өлеше дәрескә килмәскә мөмкин. Шулай да 500ләбе укырга даими йөрер, 300дән артыгы курсларга ахырына кадәр йөреп, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр тәмамлар дип өметләнәләр. Элеккеге еллардагы укулар шуны күрсәткән. 2013 елда 45 укытучы укыткан, ә быел 12 төркемне унике укытучы гына укытачак. 2012 елда да укуларга кеше күбрәк йөргән. Курсларның бюджеты элекке елдагылардан кимрәкме әллә дигән сорауга оештыручылар җавап бирә алмадылар.

Эш өчен кирәк

Журналист кыз Екатерина Царева татар телле мөхәррияткә эшкә керергә тели, шул вакытка кадәр татар телен өйрәнеп булмас микән дип хыяллана. Курсларның кураторы Кадрия Фәтхуллова, өметләрен сындырмый, бик нык тырышса булдыра ала, ди. Ул Һари Гуадагнола исемле америкалы кызны татар теле грамматикасын өйрәнеп китә алды дип искә төшерә. Файдасы да булган, укучыларга күрсәтелгән татар теле дәреслегенең берсендә Гуадагнола мөхәррир итеп тә күрсәтелгән. Тик бу курслар татар телен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куймаган. Укытучылар, курска йөрүчеләр аңлаша, бераз сөйләшә башлар дип өметләнә.

“Рәсимә апа” да өйрәтә

Бу курслар “Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт програмын тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Анда төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре укый. Урыслар гына түгел, ана телен белмәгән татарлар да күп. Тагын әле Русия ислам институтында да бушлай татар телен өйрәнү курслары эшли. Түләп укытучы фирмалар да бар. Америкалы Келли Алумс шундыйларның берсендә белем алган.

Ул бу курсларга йөреп татар телен камилләштерергә тели. Үзе исә татар телен “Рәсимә апа” исемле укытучыга йөреп ике ел дәвамында өйрәнгән.

Яшьләр күп килгән

Курсларның кураторы Кадрия Фәтхуллова, быел аеруча яшь кешеләр күп килде, ди.

“Яшьләр башка мәдәниятләр белән кызыксына, тел өйрәнүне дискотекаларда йөрүдән хуп күрә”, ди ул. Ул аеруча горурланып сөйли торган укучыларының берсе – япон егете Юто Хишияма. Халыкара татар теле олимпиадасында катнашканнан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ютога Казан университеты магистратурасында бушлай уку сертификатын тапшырган булган. Ул ике ел татар филологиясе бүлегендә укыган. Хәзер Юто Хишияма Токио университетында татар телен укытырга хыяллана.

Татарча эскурсияләр оештырырга тели

Күп укучылар татар булсалар да, татарча белмиләр. Аларның әти-әниләре татарча сөйләшмәгән. Ә Илмира Бобкованың әти-әниләре татарча сөйләшкән, татарча шактый аңлый. Ул урыс кешесенә кияүгә чыккан. Хәзер ул туган телен әдәби дәрәҗәдә өйрәнергә тели. Татарча экскурсияләр дә оештырырга хыяллана. “Татарча яхшы белү эшемдә бик кирәк”, – ди ул. Илмира берочтан татар мәдәниятенә дә мөкиббән, ул кала урамнарында милли киемнән йөри башлаган.

Хатынын укырга китергән

Казан яшь тамашачы театры (урыс телле) баш режиссеры Туфан Имаметдинов хатынын укырга китергән.

Оренбурда туып үскән җефете татарча матур сөйләшергә тели. “Татарча белү туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне җылыта”, ди Имаметдинов. Тик уку җиңел булмаячак, чөнки кечкенә баласы бар, оештыру җыелышына баласы белән бергә килгәннәр.

Казакъ белән татар – “бавырлар”

Жанболат Жәтибай Казакъстанның Актүбә каласында туып үскән. Бүген Казанда укый. “Сез Казакъстанда булсагыз, казакъ телен өйрәнер идегез. Мин дә Татарстанда татар телен өйрәнү форсатын кулланырга тиеш” ди. Билгеле булганча казакъның “Тукае” Абай Кунанбаев Казанда укыган. Шулай ук беренче казакъ (ул вакытта кыргыз дип аталганнар) китаплары, дәреслекләре дә Казанда басылган. Жанболат та моны белә. Ул үзен татар “бавырлары” белән (казакча “багырь”, “туган” мәгънәсендә – ред.) тарихи элемтәләрне ныгытучы итеп исәпли.

Мадагаскар егете дуслашырга тели

Альфредо Усен Рефана Ндреманиназафу Мадагаскарда туып үскән. “Мин Татарстанда яшим. Татар халкын тагын да якыннанрак танырга, кешеләр белән дуслашырга телим”, ди ул. Альфредо техник уку йортында (элекке КАИ) радиоэлектроника белеме ала. “Рәхмәт, исәнмесез кебек сүзләрне беләм. Тик бу гына җитми”, ди. Ул ислам динен кабул иткән һәм татар кызы белән гаилә коруга да каршы түгел.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*