tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан утлары” очрашуга чакыра
“Казан утлары” очрашуга чакыра

“Казан утлары” очрашуга чакыра

14 апрельдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә татарның академик басмасы – «Казан утлары» редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булачак. Аны «Калеб» яңа буын җыены оештыра.

Очрашуда журналның баш мөхәррире, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов, язучы Камил Кәримов, шагыйрәләр Гөлзада Бәйрәмова һәм Ләйсән Фәтхетдинова катнашачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Очрашуда олы тарихы булган журнал белән яңача таныштыру, шигырьләр уку, җанлы аралашу көтелә.

Исегезгә төшерәбез, «Казан утлары» 1922 елда нәшер ителә башлый һәм озак еллар татарның кыйбласын билгеләүче төп әдәби-нәфис журналы булып санала. Татар язучыларының иң яхшы шигъри шәлкемнәре, поэмалары, роман, повесть, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы тирән эчтәлекле, аналитик мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре дә басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле исә журналның үзәк темасы булып тора.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*