tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Ак мәчет»не заманча таләпләр буенча төзекләндерәчәкләр
Казанда «Ак мәчет»не заманча таләпләр буенча төзекләндерәчәкләр

Казанда «Ак мәчет»не заманча таләпләр буенча төзекләндерәчәкләр

Казанда Яңа бистә мәчетен, аны «Ак мәчет» дип тә атыйлар, төзекләндерергә ниятлиләр. Бина 1801-1805 елларда төзелгән, ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Шуңа күрә аны яңарту ТР мәдәни мирасны саклау комитеты белән килештереләчәк.

«Бер яктан, мәчетнең тарихи йөзен саклап торгызу һәм саклау зарурилыгы бар, ә икенче яктан — аны, өммәтнең заманча таләпләрен исәпкә алып, тулысынча файдалану мөһим», — диделәр мөселманнар Диния нәзарәтендә.

Бу бинаны төзекләндерүдән тыш, мәчет имам-хатыйбы территориядә мәхәллә кешеләре өчен уңайлы яңа корпус төзергә тәкъдим итте. Анда кухня, төшке аш залы, санузеллар һәм тәһарәтханә  булдырырга тәкъдим ителә. Революциядән соң барлыкка килгән һәм мәдәни кыйммәткә ия булмаган корылмаларны сүтү тәкъдим ителә.

Элек мәчет бинасында консервация эшләре үткәрелгән иде. Фәрит Салман мәчетнең имамы булып тора.

Ксения Перепеченова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*