tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Алтын каләм” матбугат фестивале башланды
Казанда “Алтын каләм” матбугат фестивале башланды

Казанда “Алтын каләм” матбугат фестивале башланды

Кичә Казанда “Алтын Каләм-Золотое перо” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале старт алды. Ул быел 23 нче тапкыр үткәрелә.
Казанның Елга портында оештырылган рәсми ачылышта фестивальнең жюри рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов, КФУның Югары журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский, Россия журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный һәм башкалар катнашты. Конкурста катнашучыларга алар иң изге теләкләрен җиткереп, уңышлар теләде.
“Алтын каләм”дә катнашучылар җиде юнәлештә көч сынаша: татар һәм рус матбугаты, фото, телевидение, радио, дизайн һәм версткалау, PR һәм мультимедиалы журналистика. Фестиваль кысасында төрле мастер-класслар, танылган шәхесләр белә очрашулар каралган. “Алтын каләм” фестивале 14 июльдә тәмамланачак.
Фестивальнең төп бүләге – Гран-при ике кешегә  бирелә. Аның ярдәмендә КФУга бюджет нигезендә “Журналистика” юнәлеше буенча укырга керү мөмкин булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*