tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бардалылар сәхнә тотты

Казанда Бардалылар сәхнә тотты

4 апрель көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Пермь крае Барда районы һәвәскәрләре катнашында “Безнең милли-мәдәни мирасыбыз” дигән концерт гөрләде. Милләттәшләребезнең әлеге концерты Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында узды.

Гүзәл чара җирле Барда авторлары тарафыннан иҗат ителгән “Бардам минем” җыры белән башланып китте. Шулай ук кичә барышында алып баручылар Бардалыларның горурлыгы булган фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче Рәшит Ягъфәровны да искә алдылар. Бүгенге көндә дә аның рухы белән яшәүләре турында искәрттеләр. Фольклорчы-галим истәлегенә багышлап “Кый” фольклор ансамбле махсус “Иле барның –теле бар” дигән чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Кичә барышында тамашачыларны Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күптән түгел үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үткән Бардалыларның җирле шагыйре Идият Аширов үзенең шигырьләре белән сөендерде.

Шулай ук концертта Сәрия Чаганаева, Эльвина  Туйгильдина, Айзат Корбангалиев, Әлфия Якупова, Рамил Әмиров, Айдар Габделхаков, Зөлхәбирә Мансурова, Гөлнур Ибраһимова, Алсу  Имайкина, Мәүлиҗан Зимасов кебек артистлар, “Дуслык” бию ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Нуриханова), “Барда гүзәле” вокал ансамбле, “Нурлы” бию төркеме” (җитәкчесе Зөлфидә Нурыева), “Кый” фольклор ансамбле чыгыш ясадылар. Кичәнең матур бер күренеше булып җырчы һәм композитор Мәсгут Имашевның үзе иҗат иткән “Барда түбәтәе” җырын башкаруы булды.

Концертның мәдәни өлеше тәмамлангач Барда районы башлыгы Сергей Ибраев чыгыш ясады. Ул үз чиратында Татарстан Президентына һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка Барда районына карата күрсәтелеп килә торган ярдәм һәм игътибар өчен олуг рәхмәтләрен җиткерде. Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров шулай ук Бардадан килгән милләтәшләребезгә зур рәхмәтләрен белдерде һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Үз чыгышында Ринат Закиров Пермь крае татарлары дигән вакытта аның үзәге булган Барда районын күз уңында тотуы турында, биредәге җырчылар һәм бию коллективларының зур сәхнәләрдә профессиональ артистлар белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясый алуларына шикләнмәве турында ассызыклады. Милли-мәдәни мирасны саклау һәм үстерүдә яшь буынны кызыксындыра алганнары өчен, алып барган эшчәнлекләренә дә югары бәя бирде. Шулай ук конгресс җитәкчесе Барда җирлегеннән чыгып милләтебезнең йөзек кашларына әверелгән шәхесләр турында да зур горурлану белән сөйләде.

Шуны искәртергә кирәк  Барда  халкы үзенең танылган, күренекле шәхесләре, якташлары белән горурланып яши. Әлеге исемлектә фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче Рәшит Ягъфәров, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев,татар театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Дамирә Кузаева, язучы,әкиятче Нурия Сәйяр, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Луиза Батыр-Болгари, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, үзешчән композитор Сәүбән Чуганаев, Татарстанның атказанган артисты Санифә Рангулова, Татарстанның атказанган  артисты, “Алтын Барс” премиясе лауреаты Гүзәл Уразова, “Татар җыры”  конкурсы  лауреаты, яшь җырчы Чулпан Йосыпова һ.б.

Пермь крае Барда районы һәвәскәрләре катнашындагы концерт залдагы тамашачылар белән бергә “Туган тел”не җырлап тәмамланды.

Видео «Татар-информ» мәгълүмәт агентлыгы сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*