tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була
Казанда беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була

Казанда беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була

18 май көнне Казанда «Музейлар төне» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була. «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бәйрәм музей ишегалдындагы яңа сәхнә мәйданчыгында башланып китәчәк. Программа «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгышын, Камал театры артистлары башкаруында әдәби спектакльне үз эченә ала», – дип искәртте докладчы.
Бу көнне музейда экскурсияләр, тематик квестлар һәм мастер-класслар оештырылачак. Теләге булган һәркем велотурда һәм җәяүле экскурсиядә катнаша ала.

Диана Авакян

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*