tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “БикаФест” фестивале үтәчәк
Казанда “БикаФест” фестивале үтәчәк

Казанда “БикаФест” фестивале үтәчәк

Казанның  Республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь “БикаФест” фестивале үтәчәк. Ел саен бу чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Сәләт” Татарстан яшьләр җәмгыяти фонды, “Казанский завод синтетического каучука” ААҖ тарафыннан оештырыла.

Фаҗигале рәвештә дөньядан киткән, “Сәләт”нең кадерле һәм якын дусты Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү теләге белән, сәләтлеләр 2001нче елдан Рөстәм Бикмуллинга багышланган, һәр ел үткәрелүче республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр иҗат фестивален оештырырга карар кылалар һәм аңа Рөстәм Бикмуллин исемен бирәләр (2013нче елдан “БикаФест” дип атала башлый).

Фестивальнең үткәрелү урыны һәм вакыты һәр елны оештыручылар тарафыннан билгеләнә. 2014 нче елны “БикаФест” 13нче тапкыр узачак. Фестивальның гала-концерты 26нчы октябрь көнне сәгать 18:00дә, Казан (Идел буе) федераль университетының, филология һәм  мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*