tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионнары билгеле булды
Казанда  билбаулы көрәш буенча Россия чемпионнары билгеле булды

Казанда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионнары билгеле булды

“Ак Барс” көрәш сараенда үткән ярышларда Россия төбәкләреннән 30 командадан 250 көрәшче катнашты.

 

Беренчелекне үз категорияләрендә Карачаево-Черкессядән Азамат Лайпанов, Азамат Тоторкулов, Мурат Татаркулов, Артур Байрамуков, Төньяк Осетяи-Аланиядән Маргарита Гурциева һәм Альбина Салбиева, Кабардино-Балкариядән Расүл Әфәндиев һәм Муса Мокаев, Башкортостаннан Рөстәм Арсланов һәм Илфак Ибатуллин, Мәскәүдән Марат Усманов, Чиләбедән Ирина Макарова, Мордовиядән Евгений Строганов һәм Чечнядан Магомед Апаев яуладылар.

Финалга чыгучылар дөнья чемпионатында Россия командасына керәчәкләр. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты 19-23 ноябрь Казанда үтәчәк дип көтелә. Бу ярышлар милли көрәш буенча Дөнья чемпионаты белән бергә үтәчәк икән. Моңа кадәр татарча көрәш һәм билбаулы көрәш бергә бер көрәш сараенда уздырылмавы билгеле. Димәк, көрәш сөючеләрне ноябрь ахырында зур бәйрәм көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*