tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары җыела башлады
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары  җыела башлады

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары җыела башлады

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты карары нигезендә, 2018 елның 19 июленнән 22 июльгә кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды үтә. Съезд эшендә Россиянең 57 төбәгеннән һәм 24 чит илдән делегатлар катнаша.

Съездда катнашу алдыннан, Татарстан башкаласына җыелган делегатлар, бүген, 19 июль көнне Казанның “Гранд” отелендә теркәлү үтә. Әлеге минутларда чит илләрдән 15 тән  артык делегат, Россия төбәкләреннән 20 ләп съезд эшендә катнашачак милләттәшебез теркәлде.

20 июль көнне башкаланың “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съездының пленар утырышы узачак. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү.

Съезд программасы нигезендә, бүген милләттәшләребез Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концертын караячак. Шулай ук алар 20 июль көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай әдәби-мемориаль комплексына сәяхәт кылачак.

21 июль көнне съезд делегатлары “Изге Болгар җыенында” катнаша.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*