tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды
Казанда «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды

Казанда «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды.

«Театр лаборатория кысаларында өч спектакльнең эскизы әзерләнәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, лабораторияләр труппага тренинг булып тора. Лаборатория аша театрның репертуарын яңартырга мөмкин.

Эскизларны режиссёрлар Анна Брашинская, Светлана Озерская һәм Иван Пачин ясый. Рәссамнар — Екатерина Спиридонова, Ксения Шачнева.

«Әкият-LAB» театр лабораторисе 22 гыйнварга кадәр дәвам итә. Эскизлар тамашачыга шул ук көнне күрсәтеләчәк.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*