tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Әлфия Авзаловага багышлап курчак театры куелды
Казанда Әлфия Авзаловага багышлап курчак театры куелды

Казанда Әлфия Авзаловага багышлап курчак театры куелды

“Әкият” курчак театры зурлар өчен музыкаль спектакль әзерләгән. Аны танылган җырчы, халкыбызның сандугачы – Әлфия Авзаловага багышлаганнар. “Әлфия” дип исемләнгән әсәрне сәхнәгә Илгиз Зәйниев куя. Кичә аны журналистларга тәкъдим итәләр.

Нигездә – җырчының тормыш юлы һәм иҗаты. Ләкин бу биографиягә багышланган әсәр түгел. Режиссер хыялга да урын калдыра. Әсәрне Илгиз Зәйниев ике еллап әзерли.

“Әлфия” спектаклендә татар халкының башка бөек шәхесләренең дә курчак образларын күрергә мөмкин. Ә инде киңкүләм тамашачыга премьера 18,19 октябрьдә күрсәтеләчәк.

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*