tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Әсгать Галимҗанов исемендәге сквер булачак
Казанда Әсгать Галимҗанов исемендәге сквер булачак

Казанда Әсгать Галимҗанов исемендәге сквер булачак

Казан каласында танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов скверы барлыкка киләчәк.

Бу хакта Казан каласы Думасының IV сессиясендә хәбәр ителде. Гомеренең күп өлешен хөйриячелеккә багышлаганӘсгать ага(1936-2016) 80 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Аның исемен мәңгеләштерүне сорап, казанлылар шәһәр Думасы рәисе һәм мэры Илсур Метшинга Интернет кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Татарстан башкаласында Әсгать Галимановка багышланган урын булдырырга кирәклеге хакында 18 гыйнварда узган шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә дә сүз булды. Анда Илсур Метшин топонимика комиссиясенә, җәмәгатьчелек белән киңәшеп, Әсгать Галимҗанов исемен йөртәчәк урамны сайлау йөкләмәсе биргән иде. Нәтиҗәдә, Казанның Меңьеллык мәйданында урнашкан Әсгать Галимҗановның үзе исән чакта куелган һәйкәл янындагы скверны аның исеме белән атау карары кабул ителде.

“Әсгать Галимҗанов үзе исән вакытта ук халык мәхәббәтен, хөрмәтен яулады. Аның биографиясе һәм язмышы казанлыларга Совет чорыннан ук мәгълүм. СССР да хәйриячелек дигән әйбер бөтенләй үк булмаган заманда ук аны тере тарих дип атап йөрттеләр”,- диде Илсур Метшин һәм Әсгать Галимҗановның эшләп тапкан барлык ачкаларын мохтаҗларга, ятимнр йортларына, интернатларга күчерүен, аларга яңа машиналар, автобуслар тапшыруын ассызыклап, хәйриячене Татарстанда гына түгел, Россиядә дә яхшы белүләрен билгеләп үтте.

“Әсгать Галимҗан улы бик тыйнак, гаҗәеп, шул ук вакытта эчкерсез кеше иде. Ул гомере буе кешеләргә ярдәм итте, ә үзенә кире кайтарып бирергә берни дә сорамады. Әсгать ага Галимҗанов кешеләр күңелендә мәңге сакланырга лаек”, – дип фикерен җиткерде мэр хәйрияче турында.

Казан каласы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, казанлылар Әсгать ага исеме белән шәһәрнең берәр урамын, паркын яки скверын, яисә ул ярдәм иткән балалар йортына аның исемен бирергә, хәйрияче яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырырга тәкъдим иткән булган. “Әсгать Галимҗановның исеме үзе исән чакта ук мәңгеләштерелде. Казанның нәкъ үзәгендә – Казан Кремле итәгендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев гаиләсенең шәхси акчаларына хәйрияче хөрмәтенә һәйкәл куелды. Мин казанлыларның тәкъдимен хуплыйм”, – диде Илсур Метшин һәм топонимия буенча комиссиянең тәкъдимен кабул итеп, һәйкәл янындагы скверны Әсгать Галимҗанов исеме белән атарга, һәйкәл янында мәгълүмати такта куярга кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук хәйриячене барлык кешеләр өчен үрнәк булуын да билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*