tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «ЭтноДар» мәдәниятара фестивале узачак
Казанда «ЭтноДар» мәдәниятара фестивале узачак

Казанда «ЭтноДар» мәдәниятара фестивале узачак

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы яшь осталарның «ЭтноДар» Мәдәниятара фестивале проекты башлану турында игълан итә.

Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә үткәрелгән коммерцияле булмаган оешмалар өчен ачык грантлар конкурсында җиңүче булды һәм «Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан финанслана, дип хәбәр итә проект авторлары.

Проектның төп максаты – Идел буенда яшәүче халыкларның тарихи мирасын саклауга ярдәм итү, этник мәдәниятне һәм традицияләрне җәелдерү, яшьләр арасында үзләренең һәм башка халыкларның этник мәдәниятенә карата кызыксыну уяту. Оештыручылар фикеренчә, «ЭтноДар» – этник мотивлардан файдаланучы яшь дизайнерларны, декоратив-гамәли сәнгать осталарын бергә җыючы мәйдан.

Проект берничә чараны берләштерәчәк. Алар: конкурс коллекцияләре идеяләрендә Россия халыкларының этник мотивларын һәм традицияләрен кулланучы яшь модельерларның төбәкара бәйгесе, этник мәдәният буенча осталык дәресләре, халык костюмнары һәм этник мәдәният буенча видеороликлар төшерү.

Мондый чараны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе өченче тапкыр үткәрә инде. «ЭтноДар» этник фестивале беренче тапкыр 2009 елда оештырылган иде. Этник мода һәм декоратив сәнгать сөючеләр икенче тапкыр Казанда 2012 елның апрелендә җыелды һәм бик зур мода һәм матурлык бәйрәмендә катнашты.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, моңа кадәр үткәрелгән этник фестивальләр киң җәмәгатьчелекнең этник темалар белән кызыксынуын күрсәткән. «ЭтноДар» – модельерларны, рәссамнарны, осталарны, этнография өлкәсендә белгечләрне, милли традицияләрне саклау һәм үстерүнең кирәклеген аңлаган энтузиастларны берләштерүче мәйдан», – ди бу уңайдан Илдар Гыйльметдинов.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*