enrutat
Баш бит / Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла
Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла

Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла

Бүген, 5 августта, Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Шул уңайдан, ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе узды. Анда ТР мәдәният министының беренче урынбасары Ирада Әюпова, фестиваль президенты, РФ Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин һәм Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев катнашты.

«Фестивальнең президенты буларак, күп милләтле Россиябезнең мәңге яшь булган шәһәре Казанда уздырыла торган Халыкара мөселман киносы фестивален үткәрү идеясе безнең дин әһелләрендә барлыкка килгән иде. Бу XXI гасырның беренче елларында булды. Без җәмгыятебезнең үсешендә, дин һәм мәдәниятебез арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә үз өлешебезне кертергә теләдек. Дөньяда башка бер җирдә дә мондый кинофестиваль юк», — диде мөфти хәзрәтләре чыгышын башлап.

Равил Гайнетдин фестивальне уздыру өчен беренче тапкыр шәһәрне ничек сайлауларын, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның ярдәм итүен дә искәртте. «Бу гасырны капма-каршылыклар гасыры дип атадылар. Дин әһелләре исә цивилизацияләрнең бер-берсенә ярдәм итәргә, үзара яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте», — диде ул.

Мөселман артистлары һәм мөселман кино режиссерлары гына мөселман дөньясын яктыртып калмыйча, Көнбатыш илләр, Америка Кушма Штатлары да әлеге фестивальдә катнашырга теләк белдерә. Бу фестивальнең, чыннан да, югары дәрәҗәдә узуын һәм халыкларның бер-берсенә булган яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә. «Без кан коюга, әхлаксызлыкка каршы булырга һәм кинолар аша яхшылыкка өндәргә тиешбез , — диде фестиваль президенты Р.Гайнетдин. — Татарстан дөньядагы барлык дүләтләргә дә үрнәк булсын иде. Бездә һәр халык һәр дин ирекле яши һәм үз мәдәниятен саклый. Безнең фестиваль дә шул халәтне сакларга юнәлдерелгән. Фестивальгә килгән кунаклар да һәрвакыт шул хисләрне кичереп, тәэсирләнеп китә».

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, быелгы фестивальнең үзенчәлеге дип, профессиональлеккә басым ясалуын атады. «Профессионаллар белән эшләү, аралашу алга таба Татарстанда киноны үстерүгә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Без бу профессионаллардан яхшы якларын гына алачакбыз. Дөрес, кино төшерү — ул табигатьтән килә торган сәләт, әмма сәләтне үстерергә дә кирәк», -диде. Аның сүзләренчә, фестивальнең принциплары киләчәктә дә үзәрмәячәк, әмма яңалыклар көтелә. Ул шулай ук, фестивальдә катнашкан фильмнар диск буларак чыгару нияте барлыгын да хәбәр итте.

Жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев Казанда беренче тапкыр 1965 нче еллар тирәсендә булган. Ул Казанны зур бер халык белән чагыштырды. «Казанны карап йөргәндә, мин бер генә дә ямьсез, «авыру» бина күрмәдем. Бу сезнең рухи байлыгыгызны, күңелегез белән чын мөселман булуыгызны күрсәтә», -диде ул Казан шәһәренән алган тәэсирләре белән бүлешеп. Жюри эшен исә ул, бик катлаулы, дип атады һәм фестивальдә катнашучы фильмнарны искиткеч күп, аларны объектив бәяләү кирәклеген әйтеп узды. «Без, жюри әгъзалары, бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарга тырышырбыз», — дип ышандырды һәм оештыручыларга чакырганнары өчен рәхмәтләрен әйтте.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*