tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә
Казанда Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

Казанда Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

11 декабрьдә «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Конференциянең төп эш юнәлешләре:

– Россия Федерациясендә һәм Россия Федерациясе составындагы республикаларда тел сәясәте;

– белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан дәүләт телләрен һәм туган телләрне укытуның актуаль мәсьәләләре.

Конференциядә катнашырга теләүчеләрдән 80 гә якын фәнни доклад килде. Конференция эшендә чит илләрдән һәм Мәскәү, Төмән, Элиста, Уфа, Чебоксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Чыгыш ясаучылар арасында Назарбаев Университеты профессоры, филология фәннәре кандидаты Омарбәкова Гөлнара Абилдай кызы (Казакъстан Республикасы), А. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының Билингваль һәм полимәдәни белем бирү үзәге директоры, Мәскәү педагогика дәүләт университетының рус телен чит тел буларак укыту кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Хамраева Елизавета Александровна (Мәскәү), Россия мәгариф академиясенең «Педагогика» журналы баш мөхәррире, педагогика фәннәре докторы, профессор Бозиев Руслан Сахитович (Мәскәү), Чувашия Республикасы Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Чувашия Республикасы Мәгариф институты проректоры, филология фәннәре докторы Петрова Светлана Владимировна (Чебоксар), Удмуртия Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Тьюторлык тәҗрибәсен үстерү үзәге директоры, этномәдәни  белем бирү үзәге методисты, филология фәннәре кандидаты Клементьев Андрей Александрович (Ижау), Мари дәүләт университетының мари теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Матросова Лидия Сидоровна (Йошкар-Ола), Төмән дәүләт университеты Тубыл педагогия институтының филология белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы Фәйзуллина Гүзәл Чахвар кызы (Төмән) һәм башкалар бар.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Конференциянең регламенты:

– пленар утырыш (10.00 – 12.30);

– 2 секция утырышы (13.30−17.00);

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Конференц-залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә.

Башлану вакыты  10.00. Регистрация – 9.00.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*