tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк
Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

30 гыйнварда Казанның “Ярдәм” мәчетендә  “Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Ул күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте танылган тарихчы галимебез Илдус ага Әмирханов.

Хөсәен Әмирхан Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укыган. 1846 елда Казанга кайтып, 1849дан Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет имамы булып хезмәт куйган. “Әмирхания” мәдрәсәсендә укыткан. Хөсәен Әмирхан – татар тарихы фәне үсешенә иң зур тәэсир ясаучы шәхес. Мөселман дөньясы тарихында эз калдырган шәхесләргә багышланган тарихи-библиографик хезмәтләр авторы буларак билгеле. Татар телендә Коръән тәфсире “Әл-Фәваид” (1870-80 еллар), “Тәварихе Болгария” (1883), “Нөҗүмет-тәварих” (1884), “Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб” (1884), “Тәварихе биладә рәбига, ягъни Мәккә вә Мәдинә вә Бәйтелмөкаддәс вә мөкам Хәлили-әр-рахманның фиһристе” (1870-80) китапларын язган.

Конференцияне “Ярдәм” мәчете, Россия ислам институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, “Әмирхания” фонды белән берлектә, оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*