tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтте
Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтте

Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтте

30 гыйнварда “Ярдәм” мәчетендә “Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Әлеге чара “Ярдәм” мәчете, “Әмирхания” фонды, Россия Ислам институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылды.

Иң башта катнашучыларны “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде. Шулай ук җыелган җәмәгатькә Чуашстан һәм Мәскәү, Үзәк Россия өлкәләре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов үз сәламнарен һәм фикерләрен җиткерде. Ү чыгышында ул аерым татар мәхәлләсе төзү зарурияте һәм кыенлыклары турында әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы бу юнәлештә алып барган эшенә зур бәя бирде.

Конференциядә чыгыш ясаган галимнәр бик тә кызыклы чыгышлар әзерләгәннәр. Тарих институтының урта гасырлар өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллин татар мәхәлләсенә тарихи анализ ясады.

“Әмирхания” фонды рәисе Илдус Әмирхан “традицион Ислам”  төшенчәсе турында тәфсилләп сөйләде, халкыбызга киләчәктә татар милли мәхәлләсе формасын өлге итеп алу кирәклеген ассызыклады. Илдус әфәнде фикеренчә, рәсми хакимият белән параллель эшләүче альтернатив татар-мөселман үзидарәсе күп кенә проблемаларны чишү юлы булачак. “Шәригать  кануннары инкарь ителгәндә, радикаллар активлаша”, – диде ул.

Казан федераль университеты галиме Азат Ахунов  Хөсәен Әмирханның “Тәварихе Болгария” әсәре язылу тарихына тукталды, эчтәлегенә анализ ясады. Галим фикеренчә, бу әсәр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең тарихи хезмәтләреннән күпкә алдарак язылганлыгы һәм үзенә бертөсле булуы белән аерылып тора.

Тарих институтының яңа тарихны өйрәнү бүлеге мөдире Радик Салихов Хөсәен Әмирхан имамлык иткән Иске таш мәчет һәм аның мәхәлләсе тарихы турында сөйләде. Казанның Яңа татар бистәсенең тарихи ядкарьләре дә Иске татар бистәме кебек үк игътибарга лаек булуын ассызыклады.

РИУ галимәсе Резеда Сафиуллина Әл Анси Татарстанда мөселман мәхәлләсе институтын торгызу проблемасына тукталды һәм аспиранты Гөлназ Нургатинаның Хөсәен Әмирханга багышланган язма чыгышыннан кайбер өзекләрне укыды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгариф эшләре бәлеге җитәкчесе Марат Лотфуллин Россиянең бүгенге көн шартларында татар телен саклау мәсьәләре турында сөйләде.

Яшь галимә Ләйсән Әмирханова гаиләләре тарихына тукталды.

Конференция чәй табына артында фикер алышу белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*