tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада узачак
Казанда ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада узачак

Казанда ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада узачак

Рабигыль-ахыр аеның 4-нче көнендә (19 ноябрьдә) Татарстан мөфтияте Казан ислам университеты белән берлектә Коръән хафизлар әзерләү үзәге бинасында Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада үткәрәчәк. Республика күләмендә нәзарәт тарафыннан икенче ел үткәрелүче чарада кырыктан артык шәкертнең катнашуы көтелә. Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам  хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак. Шулай итеп, мәдрәсәләрдән бер номинациягә бары бер студент гариза-заявкасы гына кабул ителә, ә югары уку йортларыннан бер номинациядә өч кеше катнаша ала.

Олимпиаданың төп максаты булып Татарстан Республикасы мөселман мәгариф оешмаларында белем алучылар арасыннан ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче иң сәләтле студентларны ачыклау, шулай ук аларга белем алуда ярдәм итү өчен кирәкле шартлар тудыру, шәкертләргә ислам фәннәрен һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, югары мөселман уку йортларына керү өчен юнәлеш бирү һ.б. тора.

Белемнәрне сынау бәйгесенә бүгенге көндә республикабызның барлык мәдрәсәләреннән – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Буа шәһәрләре вәкилләре, Мамадыш һәм Ютазы районнарыннан 41 шәкерт катнашырга теләк белдереп гариза тапшырган. Олимпиадада катнашу өчен урта һөнәри дини мәгариф оешмаларыннан II-III курс студентлары һәм югары дини мәгариф оешмаларында белем алучы III-IV курс студентлары кертелә. Югары уку йортларында укучыларга олимпиадада катнашу өчен өстәмә шарт куела: алар моңа кадәр дини уку йортларын тәмамламаган булырга тиеш.

Олимпиада Казанның Вознесение бистәсендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге бинасында Нәзарәт, мәдрәсәләр, ислам югары уку йортлары вәкилләре, кунаклар катнашында иртәнге унда (10.00) ачылачак. Катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләячәк. Шәкертләр өйләгә кадәр олимпиаданың язма биремнәрен эшләячәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: республика олимпиадасының жюри составына һәр уку йортыннан бер мөгаллим кертелгән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм аның урынбасары, РФ Ислам мәгарифе шурасы рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.

Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Әлеге олимпиаданың республика туры Татарстаннан иң сәләтле шәкертләрне сайлап алу һәм аларны Бөтенроссия олимпиадасына җибәрү өчен оештырыла. Илкүләм олимпиада декабрь аенда узар дип көтелә. Анда Россиянең Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Черкес Республикалары, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка төбәкләрнең дини белем бирү йортлары студентлары катнашачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*