tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кабан күле буенда «Милли кием» бәйрәме була
Казанда Кабан күле буенда «Милли кием» бәйрәме була

Казанда Кабан күле буенда «Милли кием» бәйрәме була

29 һәм 30 август көннәрендә Кабан күле буенда «Милли кием» дигән стиль бәйрәме узачак. Биредә иммерсив спектакль форматында узган гасыр башында Татар бистәсе территориясендә барган вакыйгалар торгызылачак.

Кунаклар һәм шәһәр халкы бәйрәмгә милли киемнән килә ала, алар өчен күңелле бүләкләр әзерләнәчәк. Сәхнәдә ике көн Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән музыка коллективлары чыгыш ясаячак.

Шулай ук яр буенда милли костюм тарихына багышланган лекцияләр, бию мастер-класслары оештырыла һәм оркестр чыгышы була. Барлык чараларга да керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, 29 һәм 30 августта Мәрҗани урамының яңартылган өлешендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печән базары» фестивале узачак, ул үзендә дизайнерлар, фуд-корт, лекторияләр ярминкәсен, бию мастер-класслары, экскурсияләр, мастер-класслар һәм фотозона белән балалар мәйданчыгын берләштерәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*