tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кремль яр буенда Ураза бәйрәмендә пылау белән бушлай сыйлаячаклар
Казанда Кремль яр буенда Ураза бәйрәмендә пылау белән бушлай сыйлаячаклар

Казанда Кремль яр буенда Ураза бәйрәмендә пылау белән бушлай сыйлаячаклар

4 июньдә Кремль яры буе кунаклары чын көнчыгыш пылавы һәм традицион чәй белән бушлай сыйланачак. Сыйлар 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Бакчасарай» рестораны янында булачак. Бу хакта Кремль яры буе сайтында хәбәр ителә.

«Кремль яр буе һәм Көнчыгыш «Бакчасарай» рестораны барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итә», – диелә оештыручылар хәбәрендә.

4 июньдә барлык мөселманнар да Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне барлык татарстанлылар өчен барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазы укылачак, ә балаларны бәйрәм чаралары белән сөендерәчәкләр. Казанның Галиев мәчете Ураза гаетен бәйрәм итүнең төп мәйданы булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*