tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда КВН уенының “Татар лигасы” фестивале үтәчәк
Казанда КВН уенының “Татар лигасы” фестивале үтәчәк

Казанда КВН уенының “Татар лигасы” фестивале үтәчәк

9 октябрьдә Казанның “Ак Барс” мәдәният үзәгендә КВН уенының “Татар лигасы” фестивале үтәчәк. Аңа Казан, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт, Актаныш, Буа командалары һәм Чуашстан кунаклары катнашачак.

Жюрида: популяр җырчы Илназ Сафиуллин, “Татар лигасы”н төзүче Фәридә Таштабанова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Татар лигасы” җитәкчесе Рамил Агдеев, “КВН РТ” директоры Илдар Фәттахов.

Уен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*