tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мәдрәсә шәкертләренә Мәүлид үткәрү буенча мастер-класс оештырылды
Казанда мәдрәсә шәкертләренә Мәүлид үткәрү буенча мастер-класс оештырылды

Казанда мәдрәсә шәкертләренә Мәүлид үткәрү буенча мастер-класс оештырылды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мастер-класс үткәрелде.

Пәйгамбәр туган көне турындагы белемнәрне читтән торып укучылар үзләштерде. Алар Казанга кышкы сессиягә килгәннәр. Күбесе бүгенге көндә үз авылларында имам булып эшли. 70 шәкертнең 40тан артыгы Россиянең чит төбәкләреннән килүчеләр. Татарстанда Мәүлид бәйрәме традицион ислам кануннары буенча үткәрелә. Шуңа күрә бу мирасны дин әһелләренә җиткерү мөһим. “Без элегрәк тә укучыларыбыз өчен мастер-класслар уздыра идек, әмма ул аерым-аерым үткәрелә иде. Узган ел азагында ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Мәүлидкә багышланган аятьләр, зикерләр тупланган китап чыгарылды. Шуңа күрә бөтен процессны шәкертләргә күрсәтергә уйладык”, – ди мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин. Уку йорты мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Ясәвиев Бәйрәмнең әһәмияте турында сөйләде. Имамнарга иң изге теләкләр белән мәдрәсәнең попечительләр советы әгъзалары Вәдуд Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов мөрәҗәгать итте. Ильяс Халиков һәм мәдрәсә шәкерте Раил Мөхетдинов мөнәҗәтләр башкарды. Мастер-класс өйлә намазы тәмамлангач башланып, ахшам намазы алдыннан тәмамланды.

Татарстан мөфтияте хәбәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*