tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда милли кием дизайнерлары конкурсы үтәчәк
Казанда милли кием дизайнерлары конкурсы үтәчәк

Казанда милли кием дизайнерлары конкурсы үтәчәк

31 октябрьдә Казанның “Корстон” күңел ачу – сәүдә үзәгендә милли кием дизайнерларының «National Fashion» VI халыкара конкурсы үтәчәк.

Аны Татарстанның мәдәният министрлыгы, ТР һәм РФ дизайнерлары берлеге теләктәшлеге белән Казан технология университеты (дизайн кафедрасы) һәм “Сөембикә” журналы оештыралар.   Быелгы бәйге Мәдәният елы кысаларында үткәрелә.

Катнашучыларның яше, милләте, яшәгән урыны, һөнәре берничек тә чикләнмәгән. Максат – милли киемне популярлаштыру, аның куллану даирәсен киңәйтү.

Бәйгенең төп интригасы – анда модель буларак “Голос” шоу-программасында катнашучы киләчәк. Аның кемлеген оештыручылар әлегә сер итеп саклый.

Один комментарий

  1. Резеда

    Бу чараның тамашачылары кемнәр була. “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларын чакырсагыз яхшы булыр иде. Чөнки татар киеме детальләрен бүгенге көн киеменә кертү безне борчый торган мәсьәлә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*