tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы була
Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы була

Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы була

12-14 июнь көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булачак.

Быелгы чарага Россиянең 60 лап төбәгеннән 914 делегат чакырулы, шуларның 44 е — хатын-кызлар. Форумда беренче тапкыр Карелия Республикасыннан да делегатлар килүе көтелә. Шулай ук Әзәрбәйҗаннан да “Милли тормыш һәм дин” форумында катнашучылар киләчәк. Форумда катнашырга теләк белдергән иң өлкән делегатка быел 90 яшь тулган. Ул Калининград өлкәсе имамы. Быел да, узган елдагы кебек үк, Кырым Республикасыннан делегатлар көтелә. Алар арасында әлеге төбәкнең мөфтие дә бар. Форумга Кырымнан 5 кеше киләчәк.

Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров хәбәр ите. Аның сүзләренчә, форум 3 көн дәвам итәчәк.

БТК БКның Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев хәбәр иткәнчә, форумга киләчәк иң зур делегацияләр Башкортстан, Чувашстан, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Төмәннән көтелә.

12 июньдә делегатлар 4 секциягә бүленеп эш алып барыр дип ниятләнә. Алар “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясен тормышка ашыру программасы, татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге тормыш, мәктәп һәм дин, татар халкында дин һәм милли үзаң мәсьәләләренә багышланган темаларга фикер алышачак. Кич К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының М. Әмир әсәре буенча сәхнәләштергән “Миңлекамал” спектакле күрсәтеләчәк. Данис Шакиров сүзләренчә, бу спектакль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, шуңа да аны форум делегатларына күрсәтергә карар кылганнар.

13 июньдә “Корстон” комплексында форумның төп өлеше — пленар утырыш уздыру планлаштырыла. Анда республика җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә.

14 июньдә “Милли тормыш һәм дин” форумына килүчеләрне Спас районы Болгар шәһәрендә уздырылачак “Изге Болгар җыены”на алып бару ниятләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әлеге форумның дин әһелләре өчен бик мөһим чара булуын искәртте. “Әле 15 ел элек кенә безнең имамнарыбыз төрлесе төрле фикерле, халыкны төрле якка тартучы дин әһелләре иде. Хәзер исә аларның берләшеп, фикер уртаклаша торган мәйданы бар. Безнең төп максатыбыз да аларны берләштерү иде”, – диде ул.

 

Лилия Локманова Татар-информ”,

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/03/110061/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*