tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Мөнир Ерзин кичәсе узды

Казанда Мөнир Ерзин кичәсе узды

16 майда “Казан” милли мәдәният үзәгендә Казахстанда яшәүче тарихчы Мөнир Ерзинның “Из глубин Евразии” (“Евразия мохитендә”2015) исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кичә башында сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыкты. Ул Мөнир әфәнденең күпкырлы шәхес, җитди галим булуын ассызыклады һәм аңа Бөтендөнья татар конгрессы медале, татар конгрессы эмблемасы төшерелгән кул сәгате тапшырды.

Кичәдә чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, шагыйрь Роберт Миңнуллин, галим, Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев Мөнир Ерзинның хезмәтләрен югары бәяләп чыгыш ясадылар.

Кичәнең төп герое да саллы фикерләр белән тулы нотык тотты, үзенең тормышына, иҗади һәм гыйльми эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Җитди чыгышлар концерт омерлары белән аралашып барды. Тамаша залында күбесенчә чыгышы белән Кытайда туып үскән татарлар иде. Алар рәхәтләнеп якташлары Ирҗан Бикчәнтәевне тыңладылар. Чулпан Әхмәтҗанова, Фердинанд Фәтхи, “Фәридә-Алсу” дуэты да тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*