tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Нәүрүз” театр фестивале башлана
Казанда “Нәүрүз” театр фестивале башлана

Казанда “Нәүрүз” театр фестивале башлана

5 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Төрки халыкларның XIII Халыкара “Нәүрүз” театр фестивале ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, фестивальнең сәнгать җитәкчесе һәм Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министрының урынбасары Владислав Левочкин һәм «Реальный театр» Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары, театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский катнаштылар.

Фестивальдә Россия, Казахстан, Эстониядән килгән 17 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы – R.A.A.А.M. Эстония театры. Унөченче тапкыр уздырыла торган фестиваль Якутия теар сәнгатенә багышланган һәм Казанда 300дән артык катнашучы җыя.

“Нәүрүз” фестивале безнең өчен – ул зур шатлык, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар белән аралашу бәйрәме, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Дилия Хәйретдинова. – Фестиваль театр сәнгатенең соңгы казанышлары белән танышырга һәм үзебезнең театрларны күрсәтергә мөмкинлек бирә”.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге.

Якутия театр сәнгатенең “Нәүрүз” мәйданчыкларында тәкъдим итү мөмкинлекләре һәм фестивальгә әзерлек турында журналистларга Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи усеш министры урынбасары Владислав Левочкин сөйләде.

“Нәүрүз” фестивале безнең өчен зур театр дөньсына тәрәзә булды, аның ярдәмендә безнең режиссерлар Республикабыздан читтә таныла алдылар, – дип сөйләде министр урынбасары. – Без әлеге фестивальдә Якутиянең театр коллективларын сыйфатлы һәм масштаблы итеп тәкъдим итү өчен ике ел тырышып әзерләндек. Фестиваль Республикабызның күптөрлелеген күрсәтергә мөмкинлек бирер һәм тамашачыларга спектакльләребез хуш килер дип өметләнеп калам”.

Якутиядән килгән спектаклләр “Нәүрүз” фестивалендә якут телендә бара һәм синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.

Шулай ук Владислав Левочкин Якутия театр сәнгате һәм татар театрының яшьтәшләр булуын искәртте. Былтыр якут театры 110-еллык юбилеен билгеләп үтте.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сүзләре буенча фестиваль ел саен Россия һәм Европа театр эшлеклеләре игътибарын җәлеп итә.

Быелгы фестиваль афишасында камал театрының 2 спектакле күрсәтелгән: Айдар Җаббаровның “Агыла да болыт агыла” һәм Георгий Цхвираваның “Җилкәнсезләр” спектакльләре. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектаклләрнең ничек сайлануларын аңлатты:

“Шәкертебез, ГИТИС студенты Айдар Җаббаровның “Агыла да болыт агыла” спектакле безнең өчен яңа режиссер исеме ачылу булып тора”, – дип билгеләп үтте фестивальнең сәнгать җитәкчесе. Икенче әсәр, Фәрит Бикчәнтәев сүзләре буенча, мәдәниятләр һәм карашларның киселешләре чагылышы. – “Татар классикасының көчле пьесасын, Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектаклен куйган рус грузины, татар халкының авыр язмышын – сугыш вакытындагы репрессияләрне чагылдырган”.

“Мин күп кенә фестивальләрдә булам һәм үзем дә театр форумнары җитәкчесе буларак эшлим һәм “Нәүрүз” минем өчен иң өстенлекле фестивальләрнең берсе, – дип билгеләп үтте “Реальный театр” фестиваленең директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары, театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский. – Минемчә, иң актив театр тормышы Татарстанда һәм Якутиядә бара”.

Олег Лоевский алдагы “Нәүрүз” фестивалендә булган Якутия режиссеры Сергей Потапов  һәм Эстония продюсеры Мярт Меосның танышуларын искә алды: “ 2 ел узды һәм без якут режиссерының эстон классикасы буенчаЭстониядә куелган спектакльне алып килдек”.

Фестивальнең махсус кунагы – R.A.A.A.M эстон театры спектакле соңгы көндә – 9 июнь, 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге ТДАТның Зур сәхнәсендә уза.

Матбугат чарасы катнашучылары күп тапкыр фестивальнең максаты – әңгәмә һәм мәдәниятләр бәйләнеше турында сүз алып бардылар. Фестиваль кысаларында, 8 июньдә, 16.00 сәгатьтә АКШтан килгән сәнгать белгече, фәннәр кандидаты Тавии Ля Фолеттның мәдәниятләр бәйләнеше турында лекциясе узачак.

Төрки халыкларның XIII “Нәүрүз” Халыкара театрфестиваленең ачылу тантанасы бүген 21.00 сәгатьтә Кабан күле буендагы амфитеатрда уза. Фестиваль Казанда 5 июньнән алып 9 июньгә кадәр уза. Спектакльләр Казанның 5 театраль мәйданында: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында (Зур һәм Кече сәхнә), К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, Казан дәүләт Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм Татар дәүләт “Әкият” курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә.

http://kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*