tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар академик музыкасы фестивале узачак
Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар академик музыкасы фестивале узачак

Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар академик музыкасы фестивале узачак

17, 21 һәм 24 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар академик музыкасы фестивале концертлары узачак.

Фестивальне 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский оештырган иде. Арт-директоры – музыка белгече, фәнни һәм иҗади проектлар җитәкчесе, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.

Фестивальнең беренче концерты Фоат Мансуровның туган көненә 90 ел тулуга багышлана. Ул көнне аның әсәрләре – “Сабан туе” 2нче симфониясе, “Нжери” балетыннан сюита, шулай ук төрле елларда сәхнәгә куелган татар балетлары музыкасы яңгыраячак.

21 февраль көнне узачак икенче фестиваль киче Ярулиннар музыкаль династасиясенә багышлана.

24 февраль көнне фестиваль Россия һәм Татарстанның халык артисты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлиммуллинга 60 яшь тулуга багышланган концерт белән тәмамланачак.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*