tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда С.Сәйдәшкә багышланган бәйрәм чарасы узачак
Казанда С.Сәйдәшкә багышланган бәйрәм чарасы узачак

Казанда С.Сәйдәшкә багышланган бәйрәм чарасы узачак

25 май көнне 17:00 сәгатьтә татарның танылган композиторы Салих Сәйдәшев һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты ” музыка сәнгате бәйрәме оештырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, профессор “Сәйдәш” мәдәният үзәгенең мәдәният һәм сәнгать буенча директор урынбасары Лима Кустабаева.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында (Татарстан урамы 2) урнашкан Салих Сәйдәшев һәйкәле янында узачак “Халык мәхәббәте лауреаты ” музыка сәнгате бәйрәме өченче тапкыр оештырыла. Бәйрәм халыкның Салих Сәйдәшев калдырган мираска булган мәхәббәтен профессиональ музыка, хореография, әдәбият аша чагылдыруны күздә тотып үткәрелә.

Сәнгать бәйрәменең авторы һәм режиссеры Лима Кустабаева. Чарада танылган җырчылар, республиканың сәнгать коллективлары, театр, уку йортлары һәм Татарстанның иҗат оешмалары вәкилләре катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*